Епрәч районы () — Чуашстанның үзәгендә урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Епрәч шәһәр бистәсе.
География Епрәч районы Чуашстанның үзәгендә урнашкан. Район территориясе 1201,2 км².
Тарих Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша. Районда ике тарихи урын бар: чуаш язучысы Семен Эльгер сурәтләгән «Кушлаваш уйе» һәм Камай кыры (Камай — Казанны 1552 елда Явыз Иван алганда, аңа ярдәм күрсәтүче кеше, ул Казан кирмәне диварларын шартлатуны билгеләүче мәгълуматны Казанны алучыларга тапшыра).
Халык Халык саны 22,9 мең кеше (2010 елга). Авыл халкы — 60%, шәһәр халкы — 40%. Шәһәр халкы Епрәч һәм Буа бистәләрендә яшиләр.
Милли составы: чуашлар — 83%.
Административ бүленеше Районда 2004 елдан 12 авыл һәм 1 шәһәр жирлеге бар.
Икътисад Сәнәгатьтә төп тармаклар: Чабаксар электр үлчәү приборлары заводы филиалы, агач эшкәртү, җиһазлар ясау.
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү.
Күренекле кешеләре Макар Евсевьев — галим. Лидия Григорьева — җиңел атлетика буенча спорт мастеры. Алексей Маресьев — Советлар Союзы герое. Семен Эльгер — чуаш язучысы. Николай Краснов — чуаш язучысы. Степан Илларионов — Советлар Союзы героеГерой Советского Союза Илларионов Степан Илларионович Николай Ижутов — Советлар Союзы героеГерой Советского Союза Ижутов Николай Степанович Леонид Константинов — Россия героеГерой России Константинов Леонид Сергеевич Искәрмәләр
Сылтамалар Район рәсми сайты Район тарихы
Шулай ук карагыз Епрәч очу мәктәбе
Төркем:Чуашстан районнары Төркем:Епрәч районы