Li 3 6,941 [He]2s1 Литий
Литий (грек. lithos – таш) – Менделеевның периодик таблицасының 1нче төркемендә, 3нче тәртип санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 6,941, Литий селтеле металларга керә. Табигатьтә аның ике стабиль изотобы очрый: ⁶Li һәм ⁷Li.
Тарихи белешмә
Литийны беренче тапкыр 1817 елда швед галиме Ю.А. Арведсон петалит дигән минералдан таба, ә металлик литийны 1818 елда инглиз галиме Г.Дэви ача.
Физик һәм химик үзлекләре
Литий – көмешсу ак металл. Ул металлар арасында иң җиңеле. Аның тыгызлыгы 539 кг/м³ (20 °С-та); эрү t – 180,5 °С; кайнау t – 1340 °С; җылылык үткәрү коэффициенты 70,8 Вт/м•К; чагыштырма җылысыешлыгы 3,31•10³ Дж/кг•К; чагыштырма электр каршылыгы 5,6•10−5 К−1.
Литий Һавада Li3N һәм Li2N плёнкасы белән каплана, җылытканда зәңгәр ут булып яна. Тоз тудыргычлар, су тудыргыч, күкерт белән тәэсирләшә. Литийның кайсыбер металлар белән (марганец, тутыя, әлүмин) каты кушылмалары, ә кайсыберләре белән интерметаллик кушылмалары (мәсәлән LiAg, LiHg) бар.
Таралышы
Литий җир кабыгының 3,2•10−3 % н алып тора. Бөтендөнья океанында литий бик аз күләмдә.
Кулланылышы
Иң мөһим кулланылыш тармагы – атом энергетикасы. Сыек литийны атом-төш реакторларында җылыташыгыч буларак кулланалар. Металлургия өлкәсендә литийны төрле эретмәләргә кушалар. Ул эретмәнең пластиклыгын, ныклыгын , коррозиягә бирешмәүчәнлеген арттыра.
Төркем:Химик элементлар Төркем:Селтеле металлар