Көньяк Африка кыйтганың Конго (Заир) — Замбези елгаларының субүләреннән көньякка таба яткан өлешен алып тора. Көньяк Африка яссы таулыгы үзәк өлешендә түбәнәя, һәм казанлыкта Калахари чүле ята. Читләренә таба яссы таулык акрынлап күтәрелә, ә көнчыгышта Дракон тауларына күчә. Иң көньякта җыерчыклы-кантарлы Кап таулары күтәрелеп тора, алар Көньяк Африканың барлык калган өлешенә караганда яшьрәк. Көньяк Африканың зур өлешен саванналар алып тора. Дымлылык шартлары бертигез булмаганлыктан, саванналар бик тә күптөрле.
Көньяк Африканың мәйданы - 6,605,628,1 км².
БМО буенча Көньяк Африкага түбәндәге дәүләтләр керә:
Ботсвана Лесото Намибия Свазиленд Көньяк Африка Җөмһүрияте
Географик яктан караганда аңа шулай ук түбәндәге илләр керә:
Ангола Замбия Зимбабве Комор утраулары Маврикий Мадагаскар Майотта Малави Мозамбик Реюньон Сейшель утраулары
* Төркем:Африка регионнары