Юдино — Казанның Киров районы составында микрорайоны.
1918 елда, Ленин боерыгы буенча, Кызыл Таучык бистәнең Мәскәү — Казан тимер юлдан төньякка таба урнашкан өлеше Юдино исеме кушыла.
Казан составына 1960-елларда кертелгән.
Тарих 100px|left|Ян Юдин Кызыл таучык бистәсе территориясендә ватандашлар сугышы барышында каты сугышлар барганнар. Кызыллар ягында унтер-әфисәр Ян Юдин җитәкчелеге астында латыш укчылары сугышканнар. 1918 елның 12 августында Кызыл Таучык стансасы янында Ян Юдин снәрәт ярчыгыннан һәлак була.
1920 елда Юдино шәһәр тибындагы бистә статусын ала, ә 1938 елда Юдино районының административ үзәге була.
1958 елда район үзәге Яшел Үзәнгә күчә, ә 1965 елда Юдино Казан шәһәре эченә кертелә.
Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 20358
Транспорт Юдино тимер юл станциясе 30, 46 һәм 72 номерлы автобуслары.
Күрше районнар Төньяк ягыннан: Яңа Юдино (Беляевский), Залесный бистәләре. Көнбатыш ягыннан: Займище бистәсе; Займище күпере. Көньяк ягыннан: Кызыл Таучык посёлогы.
Юдинода туганнар Виктор Колотов — «Рубин»да һәм ССРБ җыелма командасында уйнаган футболчы. Иван Журин (1915-2002), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Любовь Смирнова (1944), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Валерий Леванов (1952), һидрогеолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2004). Азат Хәлимов (1958), баянчы, ТР атказанган артисты (1999).
Гаудия-вайшнавизм Юдинода Казанда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең бердәнбер ашрамы урнашкан.
Моны да карагыз Юдино станциясе Юдино районы
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Төркем:Казан бистәләре