Ленинск районы () — Волгоград өлкәсенең көньяк-көнчыгышында урнашкан административ берәмлек.

Административ үзәге — Ленинск шәһәре.

География Як Район яки регион Төньяк Быково районы Көнчыгыш Палласовка районы Көньяк-көнчыгыш Әстерхан өлкәсе (Ахтубинск районы, Чёрный Яр районы) Көньяк-көнбатыш Светлый Яр районы

Тарих Хәзерге Ленинск районының Царёв авылы янында урта гасырларда Алтын Урда башкаласы — Сарай-Бәркә шәһәре урнашкан.

Ленинск районы 1928 елның 23 июльдә Түбән Идел крае Сталинград округы составында оештырыла. Район составына элекке Әстерхан губернасы Ленинск өязенең Ленинск һәм Царёв волостьлары җирләре кертеләләр.

1934 елдан — Сталинград крае, 1936 елдан — Сталинград өлкәсе (соңрак — Волгоград өлкәсе) составында.

Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php 27 999 29 930 30 040 30 778 31 483 30 375

Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 76,2% 77,4% татарлар 7,2% 6,6% казакълар 6,7% 6,4% чеченнар 1,8% 1,3% украиннар 1,4% 1,1% чуашлар 1,0% 0,8%

Милли состав ягыннан Ленинск районы Волгоград өлкәсендәге иң «татар» районы дип санала.

Татарлар Маляевка, Бахтияровка авылларда күпләп торалар.

Административ бүленеш Ленинск шәһәр җирлеге Бахтияровка авыл җирлеге Заплавное авыл җирлеге Ильич авыл җирлеге Каршевитое авыл җирлеге Колобовка авыл җирлеге Коммунар авыл җирлеге Маляевка авыл җирлеге Маяк Октября авыл җирлеге Покровка авыл җирлеге Рассвет авыл җирлеге Степной авыл җирлеге Царёв авыл җирлеге

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Төркем:Волгоград өлкәсе районнары *