Вакыйгалар 2 июнь — Байкоңгыр космодромына нигез салына. 17 июль — Калифорниядә беренче Диснейленд ачыла. 27 август — 198 битле Гиннесс рекордлар китабының беренче басмасы дөнья күрә.
Туулар
30 гыйнвар — Айдар Фәйзрахманов, җырчы (лирик тенор), музыкант, дирижер. 24 февраль — Стив Джобс, АКШ бае, Apple ширкәтен оештыручы. 7 март — Рафис Гыйззәтуллин, язучы, журналист. 15 март — Җәүдәт Сөләйманов, КФУ профессоры, шагыйрь. 24 март — Ринат Анимаев, рәссам. 3 май — Римма Ратникова, публицист. 1 июнь — Рифкать Миңнеханов, ЮХИДИ, Татарстан Фәннәр Академиясе башлыгы. 3 июнь — Сергей Кузьмин, вице-адмирал, РФ Каһарманы. 5 июнь — Нурания Җамали, телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы. 12 июнь — Әнвәр Измайлов, кырымтатар музыканты. 13 июнь — Зөлфирә Трегулова, музей директоры. 13 июнь — Зәйтүн Яркәев, театр артисты, телевидение режиссеры, алып баручы. 1 июль — Мәсгудә Шәмсетдинова, татар композиторы. 21 июль — Кирам Сатиев, баянчы. 25 июль — Искәндәр Сәйфуллин, татар архитекторы. 18 август — Татарстанның халык шагыйре, җыр текстлары авторы Наил Касыймов туа. 26 сентябрь — Рүзәлин Бакыев, чаңгычы. 28 октябрь — Билл Гейтс, Microsoft компаниясе нигезләүчесе. 17 ноябрь — Сәлим Хазбиевич, имам, профессор, фән докторы. 20 ноябрь — Нияз Вәлиев, татар шагыйре. 5 декабрь — Рөстәм Сабитов, композитор. 19 декабрь — Эльмира Закирова, татар журналисты. 20 декабрь — Бинали Йылдырым, Төркия хөкүмәте башлыгы. билгесез — Наилә Әлмиева, музыковед, фольклорчы, этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе.
Вафатлар
11 гыйнвар — Гомәр Ипчи, кырымтатар язучысы. 19 март — Леонид Говоров, ССРБ маршалы. 18 апрель — Альберт Эйнштейн, алман физик-теоретигы. 7 май — Александр Кирзимов, генерал-майор (1941). 10 август — Гариф Багданов, педагог һәм тәрҗемәче. 5 октябрь — Николай Фешин, рәссам. 1 ноябрь — Дейл Карнеги, АКШ язучысы, педагог.
Төркем:1955 ел Төркем:Еллар