Октябрьски – Башкортстанның җөмһүрият буйсынуындагы шәһәре, 1946 елның апреленә кадәр Туймазы районына кергән.РСФСР Верховный Советы президиумының 1946 ел, 5 апрель указы шәһәр хакимияте сайты

Халык саны: 2018 елда ― . 2024 елның 1 гыйнварына ― Статистики подсчитали население городов и сёл в Башкирии. ИА «Башинформ», 10.05.2024. Географик мәгълүмат Уфадан 180 км ераклыкта, Татарстан белән Башкортстан арасында аккан Ык буенда урнашкан. Якындагы тимер юл станцияләре Урыссу (Татарстан) – 15 кмда һәм Туймазы (25 кмда). Шәһәр эчендә пассажир хәрәкәте булмаган Нарыш тупик тимер юл станциясе урнашкан.

Тарихи мәгълүматлар Башкортстанның көнбатышында нефть ятмалары һәм «Туймазынефть» тресты барлыкка килү белән Ыкның уң ярында нефтьчеләрнең бистәсен төзү турында карар кылынган. Дүрт татар авылы: Нарыш, Төрекмән, Мулла һәм Зәет арасындагы кырда “Социалистический городок” төзелеше башланган. Ике ел эчендә саман кирпеченнән 20 бер катлы йорт, клуб, ашханә, почта төзелгән. Эшче куллар җитмәгәч, 1941-1942 елда төзелешкә Идел буе алманнары күчерелә. Алар урман кисә, карьерлардан таш чыгара. Хәзерге автовокзал урынында “25 еллык” лагир булган. Анда 25 елга иректән мәхрүм ителгән репрессия корбаннары тора. 1944 елда Нарыштау астында нефть табылу уңаеннан беренче урамга Девон исеме кушыла.

1946 елда бистәгә шәһәр статусы бирелә.

Халык Халык саны 109,7 мең (2010). Зурлыгы буенча Башкортстанның бишенче шәһәре. 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 201064 71777 05488 030104 732108 647109 474 Милли состав

Милләт (2002)Өлеш, %татарлар37,1руслар40,9башкортлар13,1чуашлар1,94чирмешләр1,24мукшылар0,98удмуртлар0,21украиннар1,66әрмәннәр0,43белоруслар0,25таҗиклар0,25үзбәкләр0,19

Танылган кешеләр Хәзерге Октябрьскига керүче торак урыннардан билгеле генә шәхесләр чыкканнар: Исмәгыйль Сәлимшин (Нарыш, 1893-18.02.1975) – шагыйрь, Нарыш мәчете мулласы (1950-75). Хәйретдин Мөҗәй (Төрекмән, 1901-1944) – полковник, герой-шагыйрь. Шакирҗан Гатиятуллин (Мулла, 1916-1972) – Советлар Берлеге Каһарманы. Риф Гайнанов (Нарыш, 1958-2009) – билбаулы көрәшнең халыкара ассоциациясе президенты. Гомумән, шәһәр үзенең көрәш мәктәбе белән танылган.

Октябрьскиның ширкәтләрендә төрле вакытларда Мөсәгыйть Хәбибуллин, Ризван Хәмид эшләп китәләр, Вагыйз Фәтхуллин, Айдар Хәлим биредә училище тәмамлый, Нәҗип Асанбаев Кызыл Таңның үз хәбәрчесе булып эшли.

Роза Әхмәдиева (1979), КДМИ ректоры (2020), педагогика фәннәре докторы (2012), профессор (2013). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2016). Марат Баһаветдинов (1947), Нефтекама шәһәр Советы рәисе (1988―1992), БАССР XII чакырылыш Югары Советы депутаты. Рим Вәлиуллин (1950), БДУ профессоры. Фәрит Галиев (1947—2013), педагог, баянчы, композитор. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1992). Ләйсән Ильясова (1982), җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2026). Марина Карпова (1989), җырчы, М.Е Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры (Мәскәү) солисты булган. Октябрьский шәһәре музыка мәктәбенең фольклор төркемен тәмамлаган, «Таусень» ансамблендә катнашкан, керәшен җырлары белән җырчы карьерасын башлап җибәргән. 2017 елдан Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты. Татарстанның атказанган артисты. Владимир Латыйпов-Догадов (1962), драма театры артисты. БР халык артисты (2004). Марсель Мөсәвиров (1987), 2012―2020 елларда Туймазы, 2020 елдан ― Чаллы дәүләт татар драма театрлары актеры. Гөлнара Нәзиуллина (1967), музыкант (альт), педагог. Васил Хәннанов (1956―2024), РФ атказанган, БР атказанган һәм халык рәсамы (Уфа). Нәзирә Шәрәфетдинова (1949), медицина фәннәре докторы (1998), профессор (2000). БР атказанган табибы (2002), атказанган фән эшлеклесе (2014).

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1901-03-26 Хәйретдин Мөҗәй язучышагыйрь 1944-09-04 Dachau concentration camp 1916-09-21 Shakir Gatiatullin хәрби хезмәткәр 1972-07-21 Октябрьский 1944-08-05 Гришенков Анатолий Яковлевич Самар дәүләт техника университеты 1947-07-24 Марат Баһаветдинов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты 1948-10-30 Yury Korolkov Самар дәүләт архитектура төзелеш университеты 1949-06-02 Нәзирә Шәрәфетдинова Башкорт дәүләт медицина университеты табибгигиенистуниверситет профессоры Башкорт дәүләт медицина университеты 1950-03-08 Суренский, Юрий Александрович футболчыфутбол тренеры 1951-09-28 Гомәр Ишморатов Башкорт дәүләт университеты химик Ufa Institute of Chemistry 1954-10-24 Зәйтүнә Дударева Башкорт дәүләт университеты галимуниверситет профессоры Уфа дәүләт авиация техник университеты 1954-06-23 Павлинич Сергей Петрович Уфа дәүләт авиация техник университеты инженер-механик Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсеУфа дәүләт авиация техник университеты 1954-10-28 Дворкин Владимир Исаакович Уфа дәүләт авиация техник университеты геофизик 1954-04-27 Кудрина, Евгения Леонидовна Пенза сәнгать училищесы 2021-01-05 Мәскәү 1955-02-24 Mikhail Starostin спортчы 1955-11-11 Земфира Даутова Башкорт дәүләт медицина университеты офтальмолог 1956-01-06 Рәис Гаетев рәссам 2017-05-07 Уфа 1956-09-26 Васил Хәннанов рәссамрәссам-график 2024-02-24 1958-03-15 Vladislav Flyarkovsky МДУның журналистика факультеты журналисттелеалыпбаручымөхәррир Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар ширкәте 1958-05-14 Риф Гайнанов көрәшчетренер 2009-11-14 Таиланд 1958-08-25 Flyur Kalimullin спортчы 1959-02-05 Igor Revin Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты сәясәтче 1959-04-02 Маликов Рөстәм Илкәм улы Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты галимикътисадчыукытучы 1960-07-18 Serhii Bukovskyi И. К. Карпенко-Карый исемендәге Киев илкүләм театр, кино һәм телевидение университеты кинорежиссёркиносценарист И. К. Карпенко-Карый исемендәге Киев илкүләм театр, кино һәм телевидение университеты 1961-12-24 Rafael Mirchatimovitsj Mardansjin сәясәтче 1961-08-24 Rinat Khazifov спортчы 1996 1962-04-22 Владимир Латыйпов-Догадов Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр 2024-06-07 1962-10-24 Talgat Galeev спортчы 1963-12-24 Rinat Mardanshin speedway rider 2005-01-19 Октябрьский 1963-05-24 Лия Идрисова Башкорт дәүләт медицина университеты галим 1967-07-28 Гөлнара Нәзиуллина Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты музыкачыуниверситет профессоры Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтыБашкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры 1973-12-17 Denis Serikov media managerмузыкачы 1976-03-22 Филюшин, Сергей Александрович спортчы 1979-08-13 Роза Әхмәдиева Казан дәүләт мәдәният институтыРоссия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Казан дәүләт мәдәният институтыMusikfachschuleгимназияТатарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тормыш иминлеге фәнни үзәгеГалиәсгар Камал исемендәге Татар театры 1980-03-27 Ruslan Fazlyev Сембер дәүләт техник университеты информатика өлкәсендә белгеч 1980-04-15 Vasily Glukharev спортчыorienteer 1982-10-08 Renat Zaytun uly Gafurov speedway rider 1982-10-20 Пальчинский, Алексей Евгеньевич Россия дәүләт сәүдә-икътисад университеты 1982 Ләйсән Ильясова Казан дәүләт мәдәният институты җырчы Казан шәһәр филармониясе 1983-03-11 Denis Gizatullin speedway rider 1984-05-22 Maksim Kalimulin спортчы 1985-10-12 Гатиятов, Марат Мирхатимович спортчы 1987-12-20 Radmir Gabdullin катнаш көрәш сугышчысыfunctionary 1987-08-12 Марсель Мөсәвиров Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёрҗырчы Туймазы татар дәүләт драма театрыАяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 1988-01-06 Artur Zaynullin самбочы 1989-05-08 Leonid Kostylev боксчы 1989-12-04 Марина Карпова Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтыМ.М. Ипполитов-Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогика институты җырчы 1992-06-27 Olga Repnitsina чаңгы узышчысы 1994-08-16 Uliana Batashova биш төр ярышчысы 1996-06-14 Stepan Mikhailovich Belov 1999-03-04 Ivan Shalonikov футболчы 2003-04-30 Аминева, Азалия Азаматовна боксчы == Матбугат == «Туган як» —- Октябрьски шәһәренең иҗтимагый-сәяси гәзите, 1990 елдан. Атнага 2 тапкыр чыга.

Икътисад Октябрьски – зур индустриаль үзәк. Сәнәгать җитештерүе структурасына машина төзү ширкәтләренә 43% туры килә; ягулык сәнәгатенә 32%. Шәһәр предпприятителәре 250 исемдәге товар җитештерә. Нефть промыселлары һәм автомобиль транспорты өчен җиһазлар, төзелеш конструкцияләре һәм материаллары, автомобиль приборлары һ.б. 50гә якын сәнәгать предприятиесенең арасында аерым урынны Башнефть НГДУ (нефть-газ чыгаручы идарә), «Башнефтегазпром» идарәсе, ААҖ АК «ОЗНА», АҖ АК «АПРИ», ОЗНПО, ҖЧҖ ҖШ (җитештерү ширкәте) «Роснефтемаш», ААҖ «Блокжилкомплект», ҖЧҖ «Металл-комплект». АҖ АК «АПРИ» Россиянең эшләүче барлык автомобиль, трактор һәм комбайн җитештерүче заводлары өчен приборлар ясый. Транспорт 200px|thumb|left|Октябрьски автовокзалы, 2005 ел Мәгариф Югары уку йортлары Уфа дәүләт нефть техник университетының Октябрьски филиалы (http://of.ugntu.ru ) Самар дәүләт архитектура-төзелеш университетының Бәләбәй филиалы. 4 юридик-социогуманитар вуз филиаллары. Урта махсус уку йортлары Башкорт икътисади-юридик техникумы Октябрьский икътисади техникумы (http://nouoet.com ) С. И. Кувыкин ис. Октябрьский Нефть көллияте Гуманитар көллият Музыкаль училище Октябрьский коммуналь-төзелеш көллияте. Башлангыч һөнәри уку йортлары № 4, 22, 56,68

Дини тормыш Ислам Заит җәмигъ мәчете Төрекмән бистәсе мәчете (Мәчет урамы, 4) Мәскәү бистәсе мәчете (Кооператив ур., 100/1) «Мөхсин» мәчете (Мулла бистәсе, Матросов ур., 136) Октябрьски үзенең мәдрәсәсе белән билгеле. "Нур әл-Ислам" мәдрәсәсе 1990 елдан эшли. Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк Диния нәзаратына карый торган мәчетләр имамнары биредә белемен күтәрә. Православие Смоленск чиркәве (Сретение кафедраль соборы) (Крестьян ур., 15), протодиакон Роман (Касыйм улы Ганиев) Троица-Сергий чиркәве (Ленин проспекты, 61Б), иерей Константин (Абдуллин)

Урамнары Габдулла Тукай урамы Муса Җәлил урамы Абдулла Алиш урамы

Сылтамалар Рәсми сайт. Шәһәр шулай башланган

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан шәһәрләре Төркем:Октябрьски