Халыкара гаилә елы (БМО).
Вакыйгалар 15 февраль — Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында шартнамә кабул ителә. 23 февраль — Башкортстанның татар язучылары берлеге теркәлә. 7 апрель — .ru домены теркәлә. 10 май — Нельсон Мандела КАҖ президенты вазифаларына керешә. 25 май — Хакассия беренче конституцияне кабул итә. 9 июнь — Казакъстан башкаласы Алма-Атадан Астанага күчерелә. 12 июнь — Австрия референдумда Европа Берлегенә керергә карар кыла. 23 июнь — Мәскәүдә рәсми рәвештә ЮНЕСКО бюросы ачыла. 10 июль — Бөекбританиядә Гран При уенында Михаэль Шумахер беренче чемпионлык өчен көрәшә башлый. 28 июль — Молдавия конституциясе кабул ителде. 1 август — Уфада «Тулпар» журналының беренче саны чыга. 31 август — Ирланд җөмһүрият армиясе кораллы көрәшне туктату турында игълан итә. 1 октябрь — Палау Утраулары (Океанлык) бәйсезлеген игълан итә. 11 октябрь — долларга караганда сумның кинәт төшүе. 13 ноябрь — Швеция Европа Берлегенә референдум аша керә. 11 декабрь — Русия Чечняга гаскәрләрен кертә. Беренче Чечня сугышы башлана. 31 декабрь — Русия гаскәрләре Грозныйга һөҗүм итә. Шәһәр утка тотыла. Дистәләрчә мең кеше вафат.
Туулар
5 гыйнвар — Камил Муллин, футбол һөҗүмчесе. 23 февраль — Дакота Фэннинг, АКШ актрисасы. 27 февраль — Рузанна Хәбибуллина, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2015 елдан). 1 март — Альберт Нурминский (Шәрәфетдинов), рэпер. 1 март — Джастин Бибер, җырчы. 30 сентябрь — Алия Мостафина, гимнастчы, Лондондагы Олимпия уеннары җиңүчесе. 9 декабрь — Диләрә Фәттахова, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты.
Вафатлар right|150px|thumb|Альфред Халиков
11 март — Шамил Бариев, татар артисты. 5 апрель — Курт Кобейн, музыкант, «Nirvana» АКШ рок-төркеменең вокалисты һәм лидеры. 19 апрель — Габдулла Байбурин, язучы, тәрҗемәче. 22 апрель — Ричард Никсон, 37-нче АКШ президенты. 1 май — Айртон Сенна, Бразилия автогонщигы. 16 май — Бәшир Рәмиев, совет уйлап табучысы, беренче ССРБ санакларын («Стрела», «Урал-1» компьютерларын) төзүче. 4 июнь — Кадыйр Сибгатуллин (52), шагыйрь. 15 июль — Рафаил Төхфәтуллин (70), язучы, Бөек Ватан сугышында катнашучы. 24 июль — Альфред Халиков, татар тарихчысы, археолог. 11 август — Питер Кушинг (), инглиз актеры. 26 август — Әнвәр Гатауллин, хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы. 7 октябрь — Хәниф Хөснуллин, татар язучысы, шагыйрь. 7 октябрь — Майя Булгакова, РСФСР халык артисты. 8 октябрь — Галимҗан Җиһаншин, авыл хуҗалыгы ширкәте җитәкчесе. 5 ноябрь — Григорий Павлов, Советлар Берлеге каһарманы, авиация генерал-лейтенанты. 11 декабрь — Фәрваз Миңнуллин, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Нурихан Фәттах, татар язучысы.
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Бертрам Брокхауз, Клиффорд Шалл. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Джордж Ола. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Альфред Гилман, Мартин Родбелл. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Кэндзабуро Оэ. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Нэш, Рейнхард Селтон, Джон Харсани. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Ицхак Рабин, Шимон Перес, Ясир Арафат.
Шулай ук карагыз
* Төркем:Еллар