«Шура» (شورا , Шуро, «Киңәш») — Ырынбурда 1908 елның 10 гыйнварыннан 1918 елның 26 гыйнварына кадәр чыккан әдәби, гыйльми, тарихи татар журналы. «Вакыт» газетасы типографиясендә басылган, тышлыгы белән 36 бит тәшкил иткән. Ун елга якын вакыт эчендә әлеге матбугат басмасының барысы 240 саны чыккан. Наширләре — Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир Рәмиевләр. Баш мөхәррире — Ризаэтдин Фәхретдин.

Тасвирлама Журналда иҗтимагый-сәяси мәкаләләр, диннәр хакында карашлар, көндәлек дини мәсьәләләр, борынгы археологик истәлекләр, шигырьләр, хикәяләр, библиография һәм тәнкыйть, хат һәм хәбәрләр, әсәрләр, кыска хикәяләр, гыйбрәтле сүзләр яктыртылып барган.

Үзен киңәш мәҗлесе дип таныган журналда төрле катлам-сыйныф вәкилләре язышкан: шуңа күрә анда басылып чыккан көнүзәк милли мәсьәләләргә мөнәсәбәт-карашлар да төрлечә булган. “Шура”ның эчтәлеге ягыннан берникадәр чуарлыгы, беренче чиратта, шуның белән аңлатыла. Журналның бу үзенчәлеген кабул итеп бетермәгәнлектән, кайбер замандашлары (мәсәлән, Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич) аның эшчәнлегендә талымсызлык күреп, тәнкыйтьләгәннәр.

“Шура” журналының еллык төпләнмәләре хәзерге вакытта Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ташкәнт, Алма-Ата шәһәрләренең эре китапханәләрендә, шулай ук Нью-Йоркта, Һельсинкида һәм Төркия шәһәрләре китапханәләрендә саклануы мәгълүм. Бу да журналның үз чорында киң таралганлыгын раслый.

Ябылу «Шура» журналы, Халык Комиссарлары Советының «Матбугат турында декрет»ы нигезендә, 1918 елның гыйнварында рәсми рәвештә ябылган.

«Шура» журналы татар миллионерлары ― алтын приискалар хуҗалары, агалы-энеле Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир (Дәрдемәнд) Рәмиевләр наширлегендә чыгып килгән «Вакыт» газетасы белән бер үк вакытта чыгудан туктатыла. Бу ике атналык, рәсемнәр белән бизәлгән, әдәби, фәнни һәм тарихи журнал 1908 елның 20 гыйнварынннан ун ел буе өзлексез басылып килгән һәм аның барысы 240 саны чыккан. Татар журналлары арасында «Шура» иң күренеклесе була. Милли басмалар сафында материалга иң бае, энциклопедик характердагы басма буларак, абруй казанган, киң таралган, күп укылган. Татар матбугатында хезмәт иткән каләм ияләренең барысы да диярлек «Шура» журналында актив язышалар. Журналда даими рәвештә мәшһүр шәхесләр, зур вакыйгалар, гомуми иҗтимагый-сәяси тормыш, дини мәсьәләләр, тәрбия, сәламәтлек турында, тарихи язмалар, әдәби әсәрләр-шигырьләр, хикәяләр, мәзәкләр, библиография һәм тәнкыйть, редакциягә мөрәҗәгатьләр, аларга бирелгән җаваплар урын ала.

1918 елның 18 (31) гыйнварында, Ырынбурдан ак казаклар куып чыгарылган көнне, җирле хакимият большевиклар фиркасенең Хәрби-революцион комитеты карамагына күчә. Әлеге комитет составында кызыл комиссар В. Н. Мискинов җитәкчелегендә Матбугат эшләре буенча махсус комиссия төзелә. 18 гыйнвар көнне үк комиссар Мискинов шәһәрдә чыгып килгән большевистик булмаган газеталарны ябу турында әмер чыгараАнаньев В. Оренбургский военно-революционный комитет. ― Оренбург, 1959. ― С.6. 1918 елның 20 гыйнварында, әйтелгән әмер нигезендә, Ырынбурда 1917 елның октябреннән бирле нәшер ителеп килгән Ырынбур мөселман хәрби комитетының рәсми басмасы ― «Безнең теләк» исемле атналык газета чыгудан туктатыла. Бер атна да узмый, 1918 елның 26 гыйнварында, 2309 саны чыкканнан соң, большевиклар карары белән, «Вакыт» газетасы да, 240 саны чыккан «Шура» журналы да ябыла. Әлеге матбугат органнарының туктатылуы уңае белән, ул чакта Россиядә чыгуларын дәвам иткән татарча газеталарның барсында да диярлек махсус белдерү игълан ителгән: «Вакыт» ! 1918 ел 26 гыйнвары иртән сәгать унда Ырынбур Мөселман тарафыннан унике ел милләт хезмәтендә дәвам итеп килгән «Вакыт» гәзитәсенең матбагасы, кәгазе конфисковать (мөсадәрә) ителде вә гәзитә туктатылды, вә акчасы, ярты миллионнан артык торган бу комитетка күчкәнгә, «Вакыт» вә «Шура» . Бу хәлнең итәк астыннан һәм ачыктан-ачык хезмәт иткән кешеләргә татар тарихы, әлбәттә, тиешле бирер. Наширләр тарафыннан вәкил ― Ярулла Вәли.

«Шура» журналының баш мөхәррире Ризаэтдин Фәхретдин, журнал ябылганнан соң, тормыш итү өчен матди мөмкинлекләр булмаганлыктан, 1918 елның язында гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзаратенә казыйлык хезмәтенә күчәРизаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер = Ризаэддин Фахреддин: Жизнь длиною в вечность (төзүче-авторлар Д. Г. Гыймранова, Л. И. Гобәйдуллин, Р. Х. Миңнуллин). Казан: Рухият, 2014. ISBN 978-5-89706-165-5Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 165нче бит.

Танылган хезмәткәрләре “Шура” редакциясендә төрле елларда Фатыйх Кәрими, Шәриф Камал, Зариф Бәшири, Җамал Вәлиди, Ярулла Вәли, Кәбир Бәкер һәм башкалар эшләгән. Г. Тукайның да «Шура»га эшкә чакырылганлыгы мәгълүм.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Ибраһим Башмаков 1893 Өрләдем «Галия» мәдрәсәсе шагыйрь 1913-10-05

Искәрмәләр

Чыганак Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек.-Казан: ТКН, 2001.-312-313 б.б.

Сылтамалар

http://leb.nlr.ru/search/?scope=docs&cid=0&mrph=0&py1=&py2=&query=%40AF+shura#ipp=100 Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157―175нче бит.

Моны да карагыз

«Шура» әлманахы

Төркем:Әлифба буенча журналлар Төркем:1908 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Ябылган журналлар Төркем:1918 елда чыгудан туктаган басмалар Төркем:Татарча журналлар Төркем:XX гасыр башы татар матбугаты Төркем:Россия империясе журналлары Төркем:Ризаэтдин Фәхретдин Төркем:Дәрдемәнд Төркем:Ырынбур матбугаты