Камил Кәримов — язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011), Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты(2004), Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты (2016) Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2018). Татарстанның халык язучысы (2024).
Тәрҗемәи хәле
Язучы прозаик Камил Әдһәм улы Кәримов 1950 елның 1 июлендә Питрәч районы Шәле авылында крәстиян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1969 елның көзеннән «Татмелиоводстрой» тресты системасында бораулау станогы дизелисты булып эшли. Бер елдан аны Ростов-Дон өлкәсендәге Батайск шәһәренә бораулау мастерлары әзерли торган һөнәри-техника мәктәбенә белемен арттырырга җибәрәләр. 1972 елда укуын тәмамлап кайткач, К.Кәримов 1976 елның көзенә кадәр Казан шәһәрендә әүвәл су скважиналары бораулаучы,
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011) Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләк (2004) 2015 ― Гамил Афзал исемендәге әдәби премияАктанышта Гамил Афзал премиясе тапшырдылар. Татар-информ, 28.10.2023 2018 Тукай премиясе — «Карурманда кара песи», «Игезәкләр йолдызлыгы» китаплары өчен Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ МА, 26.04.2018 2024 ― Татарстан Республикасының Халык язучысы ― татар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өченУказ Раиса РТ № 373 от 21.05.2024Вахит Имамов һәм Камил Кәримовка Татарстанның Халык язучысы исеме бирелде. Татар-информ, 24.05.2024 Искәрмәләр
Чыганаклар Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.
Сылтамалар
Көлдерә торган язмыш / Равил ШӘРӘФИЕВ, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты / – № 37-38 (11751), 27 март, 2012
Шулай ук карагыз
Төркем:Татар язучылары Төркем:Сатирик язучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Гамил Афзал премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның халык язучылары