Лев Казимир улы Хрщонович () — поляк милләтеннән булган Казан архитекторы. Минск архитекторы Казимир Хрщонович гаиләсеннән туа. 1859 елда Санкт-Петербург Төзүчеләр мәктәбен тәмамлап, Казанга җибәрелә. 1874—1882 елларда Казан губернасы архитекторы, 1883—1907 елларда Казан губернасы баш инженеры. Архитектурада эклектика юнәлеше тарафдары.
Хрщонович проектлары белән Казанда кирха, Болак аркылы таш күпер төзү (1907) һәм католик чиркәве бинасын үзгәртеп кору (1907) эшләре башкарыла.
Сылтамалар Генеалогик база
Төркем:Казан архитекторлары