Мөслим авылы — Татарстан Республикасы Мөслим районының үзәге. Казаннан 319 чакрым, Бөгелмәдән 110 чакрым, Чаллыдан 75 чакрым ераклыкта, Ык елгасы буенда урнашкан. Тарих Авыл урыны 1748 елдан бирле билгеле. 1920 елга кадәр Уфа губерниясе Минзәлә өязе Ирехтин волостенә керә. 1920 елдан соң ТАССРның Минзәлә кантонында була, 1930 елның 10 августында Мөслим районы төзелгәч, аның үзәгенә әйләнә. 1963 елның 1 февраленнән 1965 елның 12 гыйнварына кадәр Сарман районы составында була. Хәзер яңадан Мөслим районы үзәге. 1986—1991 елларда Мөслим шәһәр тибындагы поселок статусын йөрткән.

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 8043 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 94,58%, башка халыклар — 5,20%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,22%.

Сәнәгать Авылда сөт комбинаты, ипи пешерү һәм кирпеч заводлары, ашлык кабул итү ширкәтләре эшли. Корылмалар

Ык күпере Атаклы урыннар Бакча урамы, Хафиз Фәизов йорты. 19 гасыр архитектурасы, таш, агач ике катлы йорт. 19 гасыр милли архитектура истәлеге. Октябрь урамы, 28. Мәчет. 1990 ел. Хәзерге заман милли культура архитектура истәлеге. Пушкин урамы.31. Мәктәп бинасы, 1901 ел. 4 класслы җәдид методы белән Мөхәммәтхарис Фәизов укыткан бина. Ленин һәйкәле,

Мәгариф

Авылда Мөслим политехника техникумы (2017―2019 елларда Сарман аграр көллиятенең филиалы), Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп, лицей, гимназия, мәктәптән тыш эш үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли. Мәдәният Туган як тарихы музее Габдулла Тукай һәйкәле (2026)

Дин

«Нур» мәчете (Гаяз Авзалов урамы, 1а) Мөслим мәчете (Октябрь урамы, 29а) Җәмигъ мәчете (Пушкин урамы, 92б) Мәчетләребез. Мөҗәһит сайты Разалия мәчете (Кооператив ур., 2) «Ислам» мәчете («Яңарыш» , Фоат Садриев ур.) Мәдрәсә Шәхесләр Рафис Борһанов, V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, ТР министры. Әлфия Газизова (1973), педагогика фәннәре докторы (2010), КФУ профессоры (2021 елдан). Марат Галиев, I—V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты. Әлфия Тимербай кызы Галиева (1961), филология фәннәре кандидаты (2004), доцент, Яр Чаллы педагогика көллияте директоры (2005 елдан), Татарстанның атказанган укытучысы (2002). Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2009). Ранас Ганиев (1954), гамәли математика гыйлеме белгече, фән докторы. Марсель Вәлитов (1937), фән докторы (1991), профессор, «Профсоюзы и экономика» журналы баш мөхәррире, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2005). Рәфкать Мәкъсүтов (1930), галим. Рамил Минһаҗев (1960), педагогика фәннәре докторы (2001), прфессор (2003). Айдар Сәлимгәрәев (1971), Татмедиа җитәкчесе (2019 елдан). Халидә Уразаева, мәдәният эшлеклесе, җырчы, ТАССР, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре. Таҗетдин Фазлыев (1920—1942), Бөек Ватан сугышында әсирлектә һәлак булган укчы. Айрат Шәймиев (1962), бизнесмен. М. Шәймиевның улы. Рәис Шәйхелисламов, икътисад фәннәре докторы, элеккеге мәгариф һәм фән министры. Лев Шәрифуллин (1930―1988), агроном, фән докторы, профессор, Мари АССР дәүләт бүләге иясе (1988). Инбер Шәфыйков (1941—2001), курайчы, педагог. Искәрмәләр

Чыганаклар

Район сайтында район турында Районның рәсми сайтында район турында Сылтамалар Районның рәсми сайты Район сайты

Төркем:Татарстан район үзәкләре