БИДС — булдырылган иммунитет дефициты синдромы, шулай ук СПИД (), () — ВИЧ-инфекциясе фонында үсә торган халәт, ул CD4+ лимфоцитлар саны төшүе, күпләгән инфекцияле булган һәм булмаган, шеш авырулары белән янәшә атлый. “Иммун дефициты” - ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга. Лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру.

Кайберәүләр СПИДны алла каргышы, башкалары — үлем гарасаты яки XX гасыр чумасы дип атый. СПИД XX гасырның иң серле авыруы, шуның өстенә — иң «яше» дә! 1981 елда Америка Кушма Штатларында яшь гомосексуалистлар арасында иммунитет көчсезләнү фонында билгесез инфекциядән үлем- китем очраклары булу күзәтелгән. Аны гомосексуалистлар авыруы дип исәпләгәннәр. Тик озакламый бу инфекциядән башка кешеләрнең дә авырып китүе ачыкланган. 1983 елда СПИД белән авыручыларда моңа кадәр таныш булмаган вирус тапканнар.

Гадәттә авыру озак дәвам итә. Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) кешене тиз генә үтерергә ашыкмый. Вирус организмга кергәч, аяныч үлемгә кадәр бер ел, ике ел, дистә еллар узып китәргә мөмкин. Вирус өч төрле юл белән йога. 75 % очракта җенси якынлык вакытында, күп партнерлар белән тәртипсез сексуаль бәйләнеш вакытында инфекция йоктыру шансы иң зурысы. 15 % очракта инфекция кан аркылы йога—кан салу, уколлар ясау һ.б. нәтиҗәсендә. Ләкин инфекцияне барысыннан да күбрәк наркоманнар берничә кешегә бер шприц белән наркотик кертү нәтиҗәсендә йоктыралар.

Бу — иң куркыныч юл, чөнки хәлсезләнгән организмга вирус тизрәк тәэсир итә. Вирус йоккач, мондый авыру 2-3 елдан үлеп китәргә дә мөмкин.

ВИЧ-инфекция йоктыруның өченче төрендә (10 % очракта) вирусны зарарланган ана булачак баласына бирә.

Кан анализы 3-4 атнадан (кайвакыт бераз соңрак) организмда вирус барлыгын белергә ярдәм итә. ВИЧ белән зарарланган кеше бик озак вакыт үзен яхшы хис итә, зарарланганын белми йөри. СПИД үзен кеше башка инфекция белән зарарланганнан соң, шеш авырулары булганда, сиздерә башлый. Бу авырулар бергә һәм аерым-аерым организмны моңарчы күрелмәгән куәт белән җәфалый башлый һәм кара эшләрен әкренләп ахырга җиткерәләр.

Куркынычмы? Бик... Инде 30 ел вакыт узуга карамастан, белгечләр бу авыруга каршы нәтиҗәле дару ясый алмыйлар әле. Галимнәр мәсьәләне чишү өчен ничә еллар инде көч куя, тик уңышка гына ирешә алмыйлар. Ә авырулар үлә тора. Шулай да медицина бу авыруларга ярдәм итә, аларның тормышын озайта ала. Бу авыруларга киләчәктә дару табылыр дип өметләнеп яшәргә генә кала.

Хәзергә авырудан башка ысуллар белән сакланырга кирәк. Иң мөһи­ме — организмга вирус керергә мөмкинлек бирмәскә. Төп куркыныч җенси элемтәләр булганлыктан, очраклы сексуаль контактларны булдырмаска, барлык саклану юлларын кулланырга кирәк. Сәламәтлек һәм киләчәк менә шундый вак-төяккә бәйле. Бу авыруның җавапсыз сораулары бик күп әле. аларга җавап табу өчен бик күп эш башкару сорала.

Патогенез БИДС'ны кеше иммунодефициты вирусы (КИВ) чыгара. Чирнең төп тапшыру юлы — җенси, күбесенчә гетеросексуаль, ә көнбатыш ярымшарда — гомосексуаль бәйләнешләр аша. Йогу шулай ук йогышлы кан һәм кадау энәләре яки ана сөте аша була ала. КИВ'ның тәмек-күзәнәкләре иммун җавапны башлау өчен кирәкле CD4+ Т-лимфоцитлары санала. CD4+ Т-лимфоцитларның абсолют саны даими кимеп бара, бу көчәюче иммунодефицитка китерә. Чирнең көчәюен бәяләү өчен даими CD4+ Т-лимфоцитлар санын үлчәп тору кирәк.

Системалы күренешләре 1.   КИВ-инфекция

а) кискен серо-тискәре фаза. Йоктырганнан соң берничә атна узгач, бизгәк, баш авырту, хәлсезлек, таплы-төерле тимгел кебек гомуми күренешләр барлыкка килә ала, алар гомуми лимфаденопатия белән яраша, аннары КИВ'ка карата антитәнчекләр барлыкка килә.

б) латент фаза берничә ел еш була, бу вакыт эчендә CD4+ Т-лимфоцитларның дәрәҗәсе даими кимеп тора;

в) симптоматик фаза (БИДС) оппортунистик инфекцияләр һәм шешләр барлыкка килү, турыдан-туры вирус белән тукымалар зарарлануы белән сыйфатлана.

2.     Оппортунистик инфекцияләр. Протозой (мәсәлән, Pneumocystis carinii һәм Cryptosporidium spp.), вируслы (мәсәлән, CMV, HSV), гөмбәле (мәсәлән, Cryptococcus neoformans һәм Candida albicans — рәс. 24.22a) һәм бактериаль (мәсәлән, M. avium-intracellulare һәм Bartonella henselae).

3.    Шешләр. Капоши саркомасы (рәс. 24.22б),  Һоджкин лимфомасы, конъюнктиваның, (Африкада) аналык муенсасы һәм анусның яссы күзәнәкле яман шеше.

4.    Башка күренешләре. Кахексия (рәс. 24.22в), энцефалопатия (рәс. 24.22г) һәм көчәюче мультифокаль лейкоэнцефалопатия.

Серология сынаулары •     КИВ-инфекция булуына серология сынауларын авыруның рызалыгы буенча уңай нәтиҗәне уйлаганда максатны аңлатып кына үткәрергә була. КИВ-инфекция, гадәттә, ИФА һәм Western blot ысуллары ярдәмендә кан сүлендә КИВ'ка карата антитәнчекләр булу белән раслана.

•     Серо-тискәре чор 3 айдан артык була ала. Шулчакта вирусның таралышы була һәм бу очракта куркынычлык төркемендәге авыруларга сынауны кабат үткәрергә кирәк.

• КИВ-инфекции булуы раслангач, һәр 3 ай саен CD4+ Т-лимфоцитлар санын билгелиләр. 200/мм3 ким дәрәҗәсе булганда ВИЧ-бәйле чирләр барлыкка килү куркынычлыгы югары була. КИВ-уңай авыруларның күрсәткеч-чирләр исемлегеннән бер яки берничә чир барлыкка килгәндә БИДС диагнозын куялар.

Дәвалау Хәзерге вакытта БИДС каршы дарулар юк, тик чир көчәюен кайбер дарулар белән акрынайтып була. Дәвалау максаты кан сүлендә вирус күләмен киметү санала. Камил очракта иммун системада кайтмас үзгәрешләр барлыкка килгәнче терапияне башларга кирәк.

1.    Анти-КИВ-терапия билгеләүгә дәлилләр.

•      КИВ-инфекция симптомнары.

•      CD4+ Т-лимфоцитларның күләме тиз кимү.

•      Сүлдә виремия күрсәткече 10000/мл күбрәк.

2.    Дарулы дәвалау. Югары актив антиретровируслы терапия (ЮААРТ) кулланалар, ул кире транскиптазаның ике нуклеозидлы ингибиторын бергә яки кире транскриптазаның нуклеозидлы булмаган ингибиторы белән яисә бер яки ике протеаза ингибиторын кулланудан гыйбарәт:

а)  кире транскиптазаның нуклеозидлы ингибиторлары: зидовудин, ламивудин һәм зальцитабин;

б)    протеазалар ингибиторы: ампренавир, индинавир и нельфинадир;

в)  кире транскриптазаның нуклеозидлы булмаган ингибиторы: эфавиренз һәм невирапин.

NB Антиретровируслы терапия даими яхшырып тора, шуңа аны махсус әзерлекле табиб үткәрергә тиеш.

Офтальмологик күренешләре 1.    Кабаклар. Блефаритлар, Капоши саркомасы, йогышлы моллюск һәм авыр урап алган күз герпесы.

2.    Орбита. Чиктәш синуслардагы инфекцияләр өчен барлыкка килүче целлюлит һәм В-күзәнәкле лимфома.

3.     Алгы бүлек

•      Конъюнктива — Капоши саркомасы, яссы күзәнәкле яман шеш һәм микроангиопатия.

•      Микроспоридия, гади герпес вирусы һәм урап алган герпес чыгарган кератитлар.

•      Коры кератоконъюнктивит.

•      Алгы увеит (гадәттә вирусларга каршы препаратларны системалы кулланганда токсик йогынты нәтиҗәсендә — рифабутин, цидофовир).

4.     Арткы бүлек

•      КИВ-бәйле ретинопатия.

•      Цитомегаловируслы ретинит.

•      Челтәркатлауның көчәюче тышкы некрозы.

•      Токсоплазмоз, еш антипияле.

•      Хориоидея криптококкозы.

•      Хориоидея пневмоцистозы.

•      Күз эчендәге В-күзәнәкле лимфома.

Кыскача сыйфатлама ВИЧ лайлалы тышча яки канның вирус яшеренгән биологик сыекчалар, мәсәлән, кан, сперма, хатын-кызның җенси органының секрецияләре яки күкрәк сөте, белән контактка кергәндә йога. ВИЧ-инфекция төкерек һәм күз яше, яки көнкүрештәге юл белән йокмый. ВИЧ күчүе вагиналь яки ораль секс, вирус йоккан энә һәм шприц куллану аркасында; ана белән бала арасында – йөклелек вакытында, тудыру яки имезү аша өстә күрсәтелгән биологик сыекчалар аша.

Кешенең иммунодефицит вирусы (КИВ) кешенең геннар структурасына керә, ә генетик аппаратны чит информациядән чистарту проблемасы бик авыр. Кайбер ВИЧ йөртүчеләрдә вирус һәм аңа антитәнчекләр була (аларның саны күбрәк). БИДС — бик авыр икътисади проблема. Фундаменталь фәнни эзләнүләр, диагностика өчен аппаратура, дарулар эшләү; авыруларны һәм ВИЧ йөртүчеләрне дәвалау күп миллиард доллар чыгымнар таләп итә. Экспертлар фикере буенча, XXI гасырда БИДСка тотылган чыгым алга киткән илләрнең хәрби бюджетыннан күбрәк булырга мөмкин. Авыруларның, ВИЧ йөртүчеләрнең, аларның балалары, туганнарының хокукларын саклау проблемасы да бар. Эпидемия башыннан 30 ел эчендә БИДС 25 миллионнан артык гомерне алып киткән, 60 миллионнан артык кеше ВИЧ белән йогышланган, 16 миллион бала ата-анасыз калган. Әлегә кадәр бу вирусны көн саен 7 меңнән артык кеше йоктыра.

БИДС авыруыннан саклану өчен, аның клиникасын, профилактика чараларын, психотерапия мөмкинлекләрен һ. б. белү кирәк. БИДС турында беренче информация 1981 елда АКШта барлыкка килә. Иммунитеты көчсезләнгән берничә кешедә (гомосексуалистлар) пневмония һәм Капоши саркомасы (тоташтыргыч тукымада яман шеш) табыла. Авыруның вирусы (ВИЧ) 1983 елда ачыла. Кайбер авыруларда икенче төрле вирус — ВИЧ-2 табыла. Галимнәр фикеренчә, бу вирус кешегә Африкада (Сенегал, Мали, Гвинея) яшәүче яшел маймылдан эләккән.

ВИЧ кешенең иммун системасын зарарлый, ә иммун системасы организмны бактерияләр, вируслар, чит күзәнәкләрдән саклый. ВИЧ өчен канда мишень булып ак кан тәнчекләре — Т-лимфоцитлар һәм макрофаглар тора. Т-лимфоцитлар шеш авыруына каршы иммунитет булдыралар. Вирус лимфоцитларны зарарлый. БИДС авыруы вакытында, гомумән, иммунитет кими, һәм нинди дә булса кечкенә генә инфекция дә кешедә үпкәләр, ми сүрүләре, тире, ашкайнату органнарын зарарлый. ВИЧ үзенчәлекләре Вирус тышкы тирәлектә начар саклана, 57 °С кадәр җылытсаң — үлә. Спирт, ацетон, эфир, фенол, формалин, лизол һ. б. вирусны тиз бетерәләр. Ләкин кипкән хәлдә яки бүлмә температурасында ул үзенең сыйфатларын 4—7 тәүлек саклый. ВИЧ мутация (нәселдәнлек билгеләренең үзгәреше) буенча бик актив, грипп вирусына караганда бу үзлек 5 мәртәбә артыграк. Бу исә ВИЧка каршы көрәшне бик нык катлауландыра.

ВИЧ эләктерү, БИДС белән авыру куркынычы булган кешеләр махсус медицина контролендә торырга тиеш. Аларга гомо- һәм бисексуаллар, наркоманнар, фахишәләр керә. ВИЧ чыганагы булып вирус йөртүче яки авыру кеше генә була ала. Аның канында, кан ясалучы органнарында, спермасында, селәгәендә, тиресендә, күз яшендә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында, органнарында, тукымаларында ВИЧ була. Ләкин башка кешегә күчә торган ВИЧ канда, спермада һәм кайбер очракларда күкрәк сөтендә була. Бу вирус сәламәт кешенең тиресенә эләккән очракта аның канына үтеп керә алмый. ВИЧ кан күчергәндә, органнар күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак энә кулланганда), медицина инструментларына стерилизация начар ясаганда күчәргә мөмкин. Ләкин ВИЧ башлыча җенси контакт вакытында күчә. Берничә җенси партнер булганда, бу куркыныч тагын да арта. Җенес органнарында лайлалы тышча зарарланырга мөмкин, ә канда һәм спермада вирус иң зур күләмдә була. Вирус шулай ук кайбер дезинфекция ясалмаган көнкүреш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һ. б. аша да йогарга мөмкин. Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, туалет, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кан эчүче бөҗәкләр (черки, москит, бет, борча) аша да вирус йогарга мөмкин дип әйтеп булмый. Кул кысып исәнләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. Авыруларны изоляцияләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.

БИДС симптомнары

Авыруның билгеләре төрле булырга мөмкин. Иммунологлар өчен БИДС — кеше иммун системасы дефицитының бер очрагы гына. Бу очракта вирус кандагы иммунитет күзәнәкләрен үтерә, һәм организм микробларга каршы тора алмый. БИДС кинәт кенә башланмый, вирус эләккәч, инкубацион период өч айдан 18 елга кадәр дәвам итә.