Марат Фәйрушин, Марат Рәис улы Фәйрушин (Марат Раисович Файрушин; 1987 елның 23 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― эстрада җырчысы, халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурслары һәм фестивальләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1987 елның 23 июлендә Казанда иҗат яратучы, моңлы гаиләдә туган. Әтисе Рәис (полициядә эшләгән), әнисе Зөлфия. Гаиләдә аннан олы ике абыйсы бар (бер абыйсы полициядә эшли)Марат Файрушин: биография, личная жизнь, жена, дети, семья. stars-top.ru.

Балачактан ук музыка һәм җыр белән мавыккан. Флера Хөрмәтова кул астында шәһәр хакимияте каршында оештырылган балалар «Җәүһәр» ансамблендә шөгыльләнгән. Биш яшендә үк ул беренче тапкыр профессиональ сәхнәдә чыгыш ясаган. Җиде яшендә Яр Чаллыда узган «Энҗе бөртекләре» конкурсында җиңү яулаган. Шуннан соң даими рәвештә республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашып киләБүген җырчы Марат Фәйрушинның туган көне. Дәртле Татарлар Вконтакте, 23.07.2020.

Кырымда («Сөембикә варислары»), Төркиядә һ.б. илләрдә узган бөтендөнья балалар фестивальләрендә шөһрәт казанганГөлзадә Сафиуллина. Затды дәвам фестивале. «Безнең мирас», 2021 ел, март. ― Б.97.

Түбән Каманың 2 нче гимназиясен тәмамлагач, Казан мәдәният һәм сәнгать институтына «эстрада актеры» белгечлегенә укырга кергән (Салават Фәтхетдиновта, Илсур Сафинда укыган) һәм әлеге югары уку йортын 2009 елда тәмамлаган.

2010―2013 елларда килешү нигезендә «Барс Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек иткән.

Түбән Каманың «Илһам» татар эстрада ансамблендә эшли.

Иҗаты Үзенең беренче концертын 2010 елда Габдулла Тукай исемендәге филармониянең Концерт залында куйганАлинә Айдарова. Марат Фәйрушин: «Кызлар буа буарлык, әмма миңа ошаганы юк». Интертат, 2020.

Репертуарында эстрада җырлары һәм татар халык җырлары күп. Шулай ук заманча клиплар да төшерә. Популяр җырлары арасында «Безнең урам», «Шушы яктан, шушы туфрактан без», «Әнкәй, мине таңда уят әле»Әнкәй, мине таңда уят әле. Видео, 4:03, «Авыл карчыклары», «Рәнҗетмәгез аналарны», «Син сазыңны уйнадың», «Яз булаеммы», «Әйт, дускаем, әйт», «Килә күрәселәрем», «Туганнар, дуслар», «Син шундый сөйкемле», «Мин тоям, мин сизәм», «Синең язлар», «Ярый әле, син бар», «Кояшлы сентябрь» һ .б. җырлар бар. ✔ Марат файрушин ♫ найдено 102 песни. muzjam.org. Композиторлардан Хәмит Мәткәримов, Зиннур Сафиуллин, Виталий Агапов белән хезмәттәшлек итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2007 ― «Йолдызлык» ― 2нче премия. «Татар моңы» халыкара конкурсы җиңүчесе. 2013, 2014, 2019 ― «Болгар радиосы» музыкаль премиясе лауреатыМарат Файрушин: биография. 100biografiy.ru.

Шәхси тормышы 2016 елда 30 яшендә җырчы Гөлназ Шакировага өйләнгән Марат Фәйрушин өйләнде. «Мәйдан», әмма 2018 елда аерылышкан. Гөлназның беренче никахыннан Тимур исемле малае, уртак бер кыз балалары барЛена Рәхимова. Марат Фәйрушин: Элеккеге хатыным белән бала мәсьәләсендә генә аралашабыз. Шәһри Казан, 5.05.2020.

Искәрмәләр

Сылтамалар Марат Файрушин: биография, личная жизнь, жена, дети, семья. stars-top.ru Гөлназ Кашаева. «Көн темасы» тапшыруы. Студия кунагы ― Марат Фәйрушин. Видео, 11:57

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары Төркем:Шәхесләр:Түбән Кама