Хәким Гыйләҗев (тулы исеме Локман-Хәким Габдрахман улы Гыйләҗев, ) – Бөек Ватан сугышында катнашкан башкорт язучысы. С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1973).
Тәрҗемәи хәле 1923 елның 1 мартында БАССР Бәләбәй кантоны (1930 елдан Бүздәк районы) Каңлы-Төркәй авылында туган. Туган авылында җидееллык мәктәпне, Дәүләкән педагогика укуханәсен (1940) тәмамлый. Урта мәктәптә укыта. Дәүләкән районы газетасында әдәби хезмәткәр, мәгариф бүлегендә инспектор, МТС сәяси бүлегендә башлык ярдәмчесе булып эшли.
Бөек Ватан сугышында Сугыш башлангач, Х. Гыйләҗев Стәрлетамакта Кызыл Армиянең сәяси җитәкчеләрен камилләштерү курсларында укый, Уфада хәрби училище тәмамлый. Взвод башлыгы сыйфатында алгы сызыкта була. Буг елгасы буендагы каты сугышларның берсендә яралана. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1945-1949 елларда Уфа педагогия институтында укый.
1949-1951 елларда Стәрлетамак укытучылар институтында укыта.
Уфада тел, тарих һәм әдәбият фәнни институтында гыйльми хезмәткәр, «Совет Башкортстаны» газетасында бүлек мөдире.
1955-1968 елларда «Ағиҙел» журналының җаваплы мөхәррире.
1968-1972 елларда БАССР язучылар берлеге рәисе.
Иҗаты Х.Гыйләҗевның беренче шигырьләре матбугатта 1938 елдан күренә башлый.
Шагыйрь булып үсүе Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988, 118 биттә.
Беренче шигырьләр китабы «Яшен утлары» (1948) совет кешеләренең яудагы батырлыгын, патриотик тойгыларын чагылдыра. Уфа.гид сайтында Аннан соң басылып чыккан китаплары белән үзен хисләргә бай, поэтик фикергә мул шагыйрь итеп танытты: «Сүз – безнеке» (1952), «Кул кысу» (1956), «Лирика» (1959), «Кырык алтынчы солдат» (1962), «Чапай кылычы» (1964, балалар өчен) һ.б.
«Погонсыз солдатлар» (1965) романы сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган.
Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә: А.С. Пушкин, Н. А. Некрасов, У. Шекспир әсәрләрен тәрҗемә итте.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре С. Юлаев исемендәге премия (1973) – «Язларым саналмаган» шигырьләр китабы өчен. РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1983). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971). I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1950).
Хәтер Уфадагы урам, Каңлы-Төркәй мәктәбе шагыйрьнең исемен йөртә.
Әдәбият Наҗар Нәҗми. Аралар. Ағиҙел, 1983, № 3.
Чыганаклар 1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
2. Утлы еллар авазы (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин). Уфа. 1985.
3. Җыр сафта кала (җыентык, төзүчесе С. Сафуанов). Уфа, 1961.
4. Окопта язылган шигырьләр (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин).Уфа, 1971.
Сылтамалар Уфа.гид сайты Кыскача әдәбият энциклопедиясе БР мәдәният дөньясы С. Синенко блогы
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар Төркем:Журналистлар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Язучылар берлеге рәисләре Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары