Рамил Гатиятуллин, Рамил Хәкимулла улы Гатиятуллин (1962 елның 8 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) — Татарстанның Баулы муниципаль районы һәм Баулы шәһәр башлыгы (2014 елның 22 сентябреннән).
Тәрҗемәи хәле 1962 елның 8 ноябрендә Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә туган. Уфа нефть институтын «Технология һәм нефть һәм газ ятмаларын комплекслы эшкәртү» белгечлеге буенча тәмамлаган (1985).
Хезмәт баскычлары 1981-1982 елларда «Башнефть»нең Нефтекама идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгән.
1983 елдан «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе.
1984 елда «Юганскнефть» идарәсендә скважиналарны җир астында ремонтлау операторы.
1985-1991 елларда «Иркеннефть» нефть-газ чыгару идарәсендә (Лениногорск) мастер ярдәмчесе, өлкән технолог, өлкән инженер, цех башлыгы урынбасары һәм башлык.
1991-1995 елларда «Татойлгаз» уртак предприятиесенең Бөгелмә участогында баш технолог, баш инженер (Бөгелмә).
1995-2000 елларда «Тафойл» ЯАҖнең Бөгелмә участогы башлыгы.
2000-2009 елларда «Баулынефтепродукт» ААҖ баш инженере, соңрак генераль директоры.
2009-2014 елларда «Татнефть үзәк ягулык станциясе» ҖЧҖнең Баулы филиалы җитәкчесе.
Район башлыгы 2014 елның 22 сентябрендә Баулы муниципаль районы һәм Баулы шәһәр башлыгы итеп сайлана.
Бүләкләре «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале «100 лет Профсоюзам России» медале
Гаиләсе Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Сылтамалар Баулы районы башлыгы итеп Рамил Гатиятуллин сайланды Район сайты «Татарстанда җирле үзидарә», 2014, № 4 (ноябрь саны), 8 бит.
Искәрмәләр
Төркем:Уфа нефть институтын тәмамлаучылар Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Район башлыклары