Сәйяр Айдаров (Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров) – сынчы-архитектор, реставратор. Фән докторы (1990), профессор (1992). РСФСР атказанган архитекторы (1980), ТР атказанган фән эшлеклесе (1998), Татарстан ФА мәртәбәле әгъзасы. Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы (1993).
Тәрҗемәи хәле 1928 елның 25 июнендә Казанда туган. Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) (1954) тәмамлаган. 1954-1961 Казан махсус фәнни-реставрация сәнәгый остаханәсе фәнни җитәкчесе һәм мигъмары. 1961 елдан Казан инженер-төзелеш институтында: өлкән укытучы, доцент, архитектура теориясе һәм тарихы мөдире, 1990 милли архитектура проблемалары кафедрасы мөдире, профессор, 2000 КГАСА каршындагы архитектура һәм дизайн институты директоры урынбасары. 1971—1987 ТАССР архитекторлар берлеге рәисе.
Иҗаты
С.С. Айдаров – Татарстанда урта гасырлар архитектураы һәйкәлләре хәрабәләрен реставрацияләү фәнни мәктәбенә (Казан) нигез салучы. Татарстанның заманча архитектурасында милли – регион үзенчәлекләрен чагылдыру һәм җирле традицияләрне куллану концепиясен эшли һәм тормышка ашыра 150 фәнни мәкалә, 3 монография, 30 проект авторы. Болгарда, Биләрдә, Казан кирмәнендә архитектура ядегәрлекләренең график реконструкцияләрен ясый. Казан инженер-төзелеш институтында архитектура факультетын һәм архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасын оештыручы. ТР ФА һуманитар фәннәр бүлекчәсен җитәкли, шәрәфле әгъзасы булып тора. Соңгы вакыттагы хезмәтләре – Казан Кремлен реставрацияләү, Кол Шәриф мәчете комплексын аякка бастыру, яңа Рамазан мәчетен (Окольная урамы) проектлау. Хезмәтләрен күп санлы шәкертләре, ике улы дәвам итә. Татар иле сайтыннан
Гаиләсе Ситдыйк Айдаров (1895-1938), артист. Хатыны Люция Хөсәен кызы Казан медицина институтында 35 ел эшләгән галимә, уку-укыту бүлеге мөдире, 1989 чит ил студентларын укыту бүлеге җитәкчесе. Улы Равил Айдаров – архитектор, Казан дәүләт инженер-төзелеш университетының сынлы сәнгать кафедрасы доценты, Россия архитектура академиясе хокукый әгъзасы. Килене — фән докторы, профессор, архитектура тарихы кафедрасы мөдире. Улы Ильяс Айдаров – рәссам, РФ атказанган, ТР халык рәссамы, халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе хокукый әгъзасы, Тукай премиясе лауреаты. Оныгы Руслан Равил улы (1973) — мигъмарчы. Оныгы Алисә Ильяс кызы (1982) — рәссам, сынчы. Оныгы Анжела Ильяс кызы (1991) — рәссам.
Фәнни хезмәтләре Архитектурное наследие Казани. Казан, 1978; Великие Булгары. Казан, 1983 (автордаш); Теория и практика становления национально-региональной школы в архитектуре Татарстана. китапта: Вестник Волжского регионального отделения Рос. академии архитектуры и строит. наук. Түбән Новгород, 1998. Поиск утраченного лица. китапта:Национально-региональное своеобразие в архитектуре Татарстана. Казан, 1999.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы (1993) Россия архитектура мирасы академиясенең хокукый әгъзасы РСФСР атказанган архитекторы (1980) ТР атказанган фән эшлеклесе (1998) ТР ФА мәртәбәле әгъзасы Көнчыгыш илләре архитектурасы академиясенең хокукый әгъзасы Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең хокукый әгъзасы РФ югары һәнәри белем мәгарифе мактаулы хезмәткәре ТАССР Югары Советы мактау кәгазе «Казанның меңьеллыгы» медале
Искәрмәләр
Чыганаклар Нашёл себя. «Казань», 1993, № 9. Соколов С. Академик архитектуры. «Республика Татарстан», 25.06.1998.
Сылтамалар
Татарлар чикләрсез сайты tatarile сайты
Шулай ук карагыз
Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:РСФСР атказанган архитекторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Академиклар Төркем:Архитектура докторлары Төркем:Архитекторлар Төркем:Рәссамнар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре