Дала Зәе (Зәй, , лат. ) елгасы, Каманың сул кушылдыгы. Татарстанның Лениногорск районында Михайловка авылы янында башлана, тамагы Түбән Кама шәһәреннән 7 км көньяк-көнбатыштарак. Озынлыгы — 270 км, бассейнының мәйданы — 5020 км². Төп кушылдыклары: Урман Зәе, Мәчкәрә, Зәй-Каратай, Урсала, Акташ, Шумыш, Имәнле елгалары. Зәй шәһәреннән 2 км төньяктарак, Урман Зәе белән кушылганнан соң елганың түбән агымы (55 км) Зәй дип атала. Су чыгымы Зәй районының Иске Пәлчикәү авылы янында 489м³/с (1979). Елга тамагында уртача еллык су агышы катламы 130 мм. Су агышы бик нык көйләнгән. Суның минеральләшүе 2000—3000 нән алып 5000—8000 мг/л га кадәр. Елга бассейнында Зәй сусаклагычы һәм Карабаш сусаклагычы урнашкан. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).

Төркем:Әлмәт районы елгалары Төркем:Зәй районы елгалары Төркем:Бөгелмә районы елгалары Төркем:Түбән Кама районы елгалары Төркем:Лениногорск районы елгалары