Бөгелмә педагогия училищесы, — Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Бөгелмә шәһәрендә 1929 елдан 2008 елга кадәр (2008-2015 елларда көллият буларак) эшләгән урта-һөнәри белем бирүче дәүләт белем бирү йорты. 2015 елда мөстәкыйль эшчәнлеген туктата, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенә кушыла.

Тарих

1917 елда Февраль инкыйлабыннан соң, Самара губернасы Бөгелмә өязенең мөселман халкы (өяз халкының 48% ы) яши торган авыллары өчен укытучылар әзерләү максатында, Бөгелмәдә Татар-башкорт семинариясе (4 еллык педагогик куслар) ачыла. Уку йортының җитәкчесе — Габдрахман Сәгъди. Укытучылар — Һади Атласи (1920-1929 елларда тарих һәм алман теле укыта), А. Таһиров, С. Рахманкулов, И. Чанышев, Фазыл Туйкин, Кәбир Туйкин, К. Исхаков, Х. Бастамов һ.б. Ватандашлар сугышы елларында семинария эшен туктатып тора. 1926-1927 уку елында семинария 2нче баскыч мәктәп итеп үзгәртелә. 1929 елда ТАССР халык мәгарифе комиссариаты карары белән 2нче баскыч мәктәп Бөгелмә педагогия техникумы ачылаТАССР халык мәгарифе комиссариаты карары 15.07.1929. Техникум буларак, уку йорты 1929-1937 елларда эшли. Техникумның беренче директоры (1929-1937 еллар) — Фәттах Шәймөхәммәт улы Халиков. 1948 елда техникум Бөгелмә укытучылар институты итеп үзгәртелә. Институт урта мәктәпнең 5-7 сыйныфлары өчен укытучылар әзерли. Физика-математика факультеты, филология факультеты, табигать фәннәре-география факультеты оештырыла. 1955 елда институт ябыла. 1984 елда элекке 2нче мәктәп-интернат җирлегендә, ТАССРның көньяк-көнчыгыш регионы мәгариф оешмаларын педагогик кадрлар белән тәэмин итү максатында, Бөгелмә педагогия училищесы ачыла. Укуханә 23 чыгарылыш ясый, 6 116 белгеч әзерли. Алар Татарстанда, Башкортстанда, Самара, Ырынбур, Төмән һ.б. өлкәләрдә хезмәт куя. 11 кеше мәктәп директоры, 36 кеше балалар бакчасы мөдире булып эшли. 2008-2009 уку елыннан Бөгелмә педагогика көллияте. 2015 елда Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте белән берләштереләТР министрлар кабинеты карары № 224 06.04.2015Көллиятнең рәсми сайты.

Белгечлекләр 2015 елгы үзгәртеп корулар алдыннан, көллият әзерләгән белгечлекләр: Мәктәпкәчә тәрбия Башлангыч сыйныфларда укыту өстәмә белгечлек: татар теле һәм әдәбияты укытучысы (2013 елга кадәр)РФ мәгариф һәм фән министрлыгының № 1199 29.10.2013 фәрманы белән белгечлек бетерелгән Чит тел

Кызыклы факт Уку йортының популярлыгын күрсәтүче сан: 1944 елда 120 урынга җидееллык мәктәпне тәмамлаган 200 уку отличнигы (!) дәгъва итә Ш. Җәләев. Юл башында. «Республика Татарстан», 10.06.2010 .

Шәхесләр Директорлар

????-2015 ел — Елена Александр кызы Плеско.

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Техникумны тәмамлаучылар Николай Дмитрий улы Баздырев, Советлар Берлеге Каһарманы. Николай Андрей улы Барышев (1907-1944), Советлар Берлеге Каһарманы. Герасим Павел улы Кудряшев, Советлар Берлеге Каһарманы. Фатыйх Зариф улы Шәрипов, Советлар Берлеге Каһарманы. Әкълим Мөхәммәтҗанов, «Татнефть» генераль директоры (1980-1990), ССРБ нефть һәм газ сәнәгате министры урынбасары (1990-1991). Камил Фасиев, КПСС Татарстан өлкә комитеты сәркатибы (1957-1959), Г. Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИН директоры (1960-1963). Шакирҗан Җәләев, Азнакай районы мәгариф бүлеге мөдире.

Институтны тәмамлаучылар Моны да карагыз: :Төркем:Бөгелмә укытучылар институтын тәмамлаучылар Ләбиб Ибраһимов (1933―2007), Әлмәт политехник техникумы директоры (1964―2006), РСФСР (1983) һәм Татарстанның (1994) атказанган укытучысы.

Укуханәне тәмамлаучылар Моны да карагыз: :Төркем:Бөгелмә педагогика көллиятен тәмамлаучылар

Гомумән тәмамлаучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1937 Фатыйх Шәрипов 1921-01-20 Бәйрәкәтамак мәктәп укытучысыофицертанкистуниверситет профессоры Адмирал С. О. Макаров исемендәге дәүләт диңгез академиясе 1996-06-04 1940 Тәкыя Шәрипова 1922-06-29 Иске Каразирек укытучышагыйрь 2013 1954 Ләбиб Ибраһимов 1933-08-06 Яңа Кәшер укытучыдиректор Әлмәт политехник техникумы 2007-08-15 Альбина Гайнетдинова 1967-12-04 Яңа Сәфәр укытучыгалим Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Е. Плеско. Көллиятнең үзенә тартып торучы имиджын һәм позитив репутациясен формалаштыру. «Мәгариф», 2014 ел, № 1.

Сылтамалар

Бөгелмә педагогия училищесы «Милләттәшләр» сайтында Көллиятнең элекке рәсми сайты Берләштерелгән көллиятнең «Татарстанның электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Бөгелмә педагогика көллияте

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Педагогика көллиятләре Төркем:Бөгелмә уку йортлары