Габдрахман Ильяси (Габдрахман Мөхәммәтәмин улы Ильясов, , — , ) — мәгърифәтче, драматург, археограф. Беренче басма татар пьесасы авторы («Бичара кыз», 1887). Башка әсәре: «Яшь кыз вә хатынларга һәдия» (1887). Тарихи татар кулъязмаларын тикшергән. Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1885). 1887 елда татарча гәҗит чыгару үтенече белән РИ эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итә, ләкин аның үтенече кире кагыла.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан драматурглары Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча драматурглар