Рунди (кирунди) — Рунди халкының теле, Банту телләренең берсе, анда 6 миллион кеше сөйләшә - Бурундида һәм Танзаниянең һәм Конгоның янәшә районнарында, һәм шулай ук Угандада.

Руанда һәм Бурунди яшәүчеләре өч төрле этник төркемгә карый: хуту, тутси һәм Тва (пигмейлары). Сөйләшүчеләрнең 84 %-ы хуту кабиләсенә карый, 15 %-ы — тутси һәм 1 %-ы — Тва пигмейлары халкы.

Язуы Язуы — Латин әлифбасы нигезендә.

Классификациясе Мальколлм Гасри Рунди телен (Руанда теле һәм берничә тел белән) D зонасының D60 төркеменә кертә, ул аңа D62 номерын бирә. Соңрак бу төркем нигезендә (һәм шулай ук D һәм E зонасыннан башкалар өчен дә) J зонасы формалашкан булган, ул Гасрида булмаган. Шуңа күрә SIL классификациясе, һәм Тервурен мәктәбе классификациясе буенча Рунди теленең номеры J62.

Рунди Руанда теленә бик охшаш, ул күрше Руандадә сөйләшелә, һәм гиха телендә сөйләшелә, ул көнбатыш Танзаниядә сөйләшелә. Рунди һәм Руанда телләре үзара аңлашыла торган.

Лексикасы Гыйбарәләр мисаллары Ego Әйе Oya Юк Uravuga icongereza? Сез Инглизчә сөйләшәсезме? Bite? Нәрсә булды? Mwaramutse Исәнме/сәлам Ikirundi n’ikinyarwanda bisa nk’igi czek n’igi slovak Рунди һәм Руанда телләре Чех теле һәм Словак теле кебек охшаш Amata Сөт Ejo Кичә Eejo* Иртәгә Nzoza ejo/Nzoz’ejo Мин иртәгә киләм Ubu Хәзер Faransa/Ubufaransa Франция Ngereza/Ubwongereza Англия Leta zunz’ubumwe z’Amerika Америка Кушма Штатлары Ubudagi Германия Ububirigi Бельгия*eejo ejo кебек үк әйтелә, ул язылышында гына аерыла

Искәрмәләр

Сылтамалар Рунди на сайте Ethnologue Информация о рунди от PanAfricanL10n Учебник рунди на испанском

Төркем:Лингвистика