Чулпан Закирова, Чулпан Ринат кызы Закирова (1977 елның 24 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — биюче, хореограф, «Казан» (KAZAN) муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе (2003 елдан), Татарстанның халык артисты.
Тәрҗемәи хәле 1977 елның 24 июлендә Казанда туган. Әтисе — Ринат Зиннур улы Закиров (1948), БТК рәисе (1991—2017), БТК Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, БТК башкарма комитеты җитәкчесе (2017 елдан). Әнисе — Рузия Мотыйгуллина (1950), Камал театры актрисасы, РФ атказанган артисты (2001).
Алты яшеннән бии. Казанның 55нче мәктәбен (1994), 11нче музыка мәктәбе каршындагы хореография бүлеген, Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1999), «хореография режиссеры» белгечлеге буенча Россия театр сәнгате академиясенең (ГИТИС) балетмейстерлык факультетын (2004) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
1991—2002 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы. Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр» спектаклендә баш рольне башкарган.
1996 елдан «Казан» муниципаль бию ансамбле биючесе. 2003 елдан Казан милли мәдәни үзәгенең Казан шәһәр филармониясе составындагы «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Казан дәүләт филармониясе. Казан ММҮ сайты. Чулпан Закирова 30 дан артык ялгыз, парлы, төркем белән бию композицияләре булдырган. Ансамбль белән РФ төбәкләрендә, Казакъстан, Испания, Малайзия, Кытай, Тайвань, Тунис, Австралия һ. б. чит илләрдә татар хореография сәнгатен танытканАнсамбль танца "Казань" отмечает 10-летие. «Время и Деньги».
2009—2015 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты музыка сәнгате һәм хореография кафедрасы (2016 елдан татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы)Кафедра татаристики и культуроведения. Сайт КФУ мөдире.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2007 — Татарстанның атказанган артисты 2013 — XXVII Җәйге Универсиаданың истәлекле медале Татарстанның халык артисты
Гаилә хәле Беренче ире — Разит Дәүләтшин, табиб-кардиохирург. 2011 елда җинаять җаваплылыгына тартылган Ринат Закиров покрывал зятя-насильника в начале нулевых. inkazan.ru, 20.11.2017 Икенче ире — Илнар Әхмәтҗанов, танылган көрәшче, Татарстанның һәм РФ спорт остасы Чулпан Закирова икенче тапкыр әни булды. Туйлар.ру 25.06.2013. Кызлары Ясмин, Айша.
Искәрмәләр
Әдәбият Ф. Н. Баһаутдинов. Музалар һәм хокук. К.: ТКН, 2010 ел, 237-238нче бит. ISBN 978-5-298-01883-8
Сылтамалар
Закирова Чулпан Ринатовна. Сайт ансамбля Казань Закирова Чулпан Ринатовна. Вконтакте сәхифәсе chulpanzakirova. Instagram.= Чулпан Закирова белән әңгәмә. «Татар-информ» МА, 23.11.2016
Моны да карагыз
Төркем:Биючеләр Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Ансамбль җитәкчеләре Төркем:Татарстанның халык артистлары