«Ленино-Кокушкино» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы () — Татарстанның Питрәч районы Ленино-Кокушкино (Апакай) авылында урнашкан дәүләт (РФ) бюджетындагы мәдәният оешмасы (музей). 2022 елдан ТР милли музее филиалы. XIX гасыр көнкүреше, В. И. Ленинның туганнары Бланклар һәм Ульяновлар гаиләсе тарихы белән таныштыра.

«Ленино-Кокушкино тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы» исеме белән Татарстан Республикасы Милли музееның структур бүлекчәсе булып тораМилли музей Ленино-Кокушкиноның музей-тыюлык статусыннан мәхрүм ителүе хәбәрен кире какты. Татар-информ, 13.12.2023 Ленино-Кокушкино музей-тыюлык статусыннан мәхрүм ителде. Татар-информ, 13.12.2023.

Тарих 1847 елда табиб А. Д. Бланк (В. И. Ленинның әнисе ягыннан бабасы) Апакайда утар сатып ала. Әлеге утарда В. И. Ленинның әнисе яшь чагы, В. И. Ленинның балачагы, 1887—1888 еллардагы сөрген вакыты уза. 1917 елгы инкыйлаб чорында әлеге утар тар-мар ителә. 1936 елга кадәр биредә ташландык җир була. 1939 елның 20 гыйнварында, ССРБ президиумы каршындагы инкыйлаб һәйкәлләрен саклау буенча комитетның 1934 елның 16 декабре һәм 1936 елның 2 марты карарлары буенча, Апакай авылында сакланып калган флигельдә беренче мәртәбә В. И. Ленин музее ачыла. Музейны оештыруда В. И. Ленинның туганнан туганы Николай Иван улы Веретенников һәм әнисе Мария Александр кызының бертуганының кызы Е. Л. Жакова ярдәм итә. 1986—1987 елларда, архив материаллары нигезендә, музей составындагы барлык агач биналарны торгызу эшләре башкарыла. «В. И. Ленинның Ленино-Кокушкинодагы мемориаль музее» исемен ала. 2003 елда В. И. Ленинның музее базасында музей-тыюлык оештырыла Загородная экскурсия «Дворянская усадьба XIX века в селе Ленино-Кокушкино». ТР милли музее сайты. Максаты — Александр Дмитрий (Мойша) улы Бланкның XIX гасыр утары комплексын саклау. 2004 елның 6 июнендә музей ачыла.

2022 елның апреленнән музей статусы ТР милли музееның филиалы итеп үзгәртелә. Әлеге музей ― ТР Милли музееның 13нче филиалы Рузилә Мөхәммәтова. Питрәч районының «Ленино-Кокушкино» музее Татарстан Милли музее филиалы булды. Татар-информ, 21.04.2022.

Экспонатлар Гомуми мәйданы (парклар белән) — 7,6 га, күргәзмәләр мәйданы — 456 кв. м. Тыюлык үз эченә А. Д. Бланкның агачтан салынган ике катлы йортын, җәйге йортын (флигель), хуҗалык корылмаларын, агачлар паркын, декоратив куаклыкны, каенлыкны һәм төзекләндерү элементларын ала. Музей-тыюлык тупланмасына 677 экспонат (20 графика, 10 сын, 479 гамәли сәнгать, көнкүреш һәм этнография әйберләре, 15 документ, 86 фәнни-табигать әйберләре, 67 башка материал) керә. Экспозицияләр Бланклар һәм Ульяновлар гаиләсенең — XIX гасыр асылзатларының көнкүрешен тасвирлый. Искәрмәләр

Әдәбият Дом-музей В. И. Ленина в Кокушкино. Казан, ТКН, 1964. Ленар Гобәйдуллин. Ленино-Кокушкино музее. «Безнең мирас», 12.08.2015

Сылтамалар Государственный историко-культурный музей-заповедник «Ленино-Кокушкино». Музеи России Ленино-Кокушкино. Сайт Команды Кочующие, 10.08.2012

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Питрәч районы музейлары Төркем:Мемориаль музейлар Төркем:Владимир Ленин Төркем:Татарстан Республикасы Милли музее