Мөһим вакыйгалар 1302 — Византия белән Госманлы дәүләте арасындагы Бафеус сугышы. 1306 — Роберт Брюс Шотландия патшасы буларак игълан ителә. 1315 — 1317 — Төньяк Европада миллионлаган кешенең гомерен өзгән бөек ачлык. 1324 — Марко Полоның үлеме. 1325 — Ацтек империясенең башкаласы Теночтитланга нигез салына. 1336 — Харихара Виджаянагар дәүләтенә нигез сала. 1337 — 1453 — Йөз еллык сугыш. 1347 — 1351 — Бөек ваба эпидемиясе Европа халкының өчтән берен алып китә. 1359 — Молдавия кенәзлегенең нигезләнүе. 1368 — Юань династиясе идарәсенең тәмамлануы һәм Мин династиясенең башы. 1389 — Косово кырында сугыш. 1393 — Әмир Тимер көнбатыш Фарсыны һәм Багдадның яулап ала. 1399 — Ворскла елгасындагы сугыш. Алтын Урда гаскәрләренең берләшкән поляк, немец һәм кенәз Витовт ягында сугышучы татарларны тармар итүе.

Төгәл датасы булмаган вакыйгалар: XIV гасыр — Швецияның Финляндияны яулап алуы тәмамлау. XIV гасыр — Тверь, Мәскәү, Литва кенәзлекләре бәйсез Новгород җөмһүриятен басып алырга тырышканнар.

*