Көньяк Һиндстан Тамил Наду штатында Пудукоттай районында, Нартхмалай панчаят шәһәрендә Виджаялайя Чолисварам ул Һинд дине Ходае Шивага багышланган гыйбадәтханә. Дравид һәм таштан киселгән стильдә төзелгән булып гыйбадәтханә Паллава кардиналлары Мутхураджа патшалары тарафыннан 9-ынчы гасырда төзелгән булган, соңрак Чолаларның экспансиясе булган. Таштан киселгән архитектура Чола Сәнгатенең иртә мисалы булып тора, ул Паллаваларның традициясен дәвам итә. Нартхамалайның башка өлешләрендә 8-енче гасыр Җәйничелек Сыену урыны бар, Алуруттималай Җәйничелек Мәгарәләре. Шулай ук ике таштан киселгән мәгарә бар, шуларның берсендә унике чын үлчәм Вишну потлары бар. Гыйбадәтханә Көньяк Һиндстанда иң борынгы таш гыйбадәтханәләрнең берсе булып тора. Гыйбадәтханәне якланган һәйкәл буларак Һиндстанның Археология Өйрәнүе Департаменты тәэмин итә һәм идарә итә.
Тарихы
Нартхамалай башта Нагаратхармалай дип аталган булган, эшмәкәр хөрмәтенә (аның исеме Тамил телендә Нагаратхар булган) алар Тричи - Пудукоттай - Мадурайда бизнеста актив булганнар. Нагаратхалар төбәктә каналлар, гыйбадәтханәләр һәм дини нигезләмәләрдә төп кертем ясаганнар. Нартхамалай белән 7-енчедән 9-ынчы гасырга кадәр Мутхарайярлар идарә иткәннәр, алар Паллаваларның феодаллары булганнар. Төбәкне соңрак Урта Гасыр Чолалар яулап алганнар. Гәрчә гыйбадәтханә Виджаялайя Чолисварам дип аталса да, гыйбадәтханә башта безнең эраның 862 елында Паллава патшасы Нрипатунгавараманның җиденче хөкем итү елында Мутхураджа лейтенанты Саттан Палийлли тарафыннан төзелгән булган. Кайбер документлар буенча, гыйбадәтханә беренче Урта Гасыр Чолалар патшасы Виджаялайя Чола (безнең эраның 848 - 891 ел) тарафыннан төзелгән булган, әмма бу караш бик бәхәсле. Язмалар буенча, нәкъ төзелгәннән соң гыйбадәтханә яңгырлар һәм яшен тарафыннан зыян күргән. Төзекләндерү эшен Теннаван Тамиладирайян алып барган.
Хәзерге вакытта гыйбадәтханәне Һиндстанның археологик департаменты якланган һәйкәл буларак тәэмин итә.
Архитектурасы
Гыйбадәтханә Нартхамалайда, көньяк Тамил Надуда Пудукоттай районында ташлы калкулыкта урнашкан. Нартхамалайның башка өлешләрендә 8-енче гасыр Җәйничелек Сыену Урыны, Алуруттималай Җәйничелек Мәгарәләре урнашкан. Шулай ук ике таштан киселгән мәгарә бар, шуларның берсендә унике чын үлчәм Вишну поты урнашкан. Гыйбадәтханә Көньяк Һиндстанның иң борынгы таш гыйбадәтханәләрнең берсе дип санала. Үзәк изге урын әйләнә тирәли сигез изге урын бар, шуларның алтысы һаман да бар. Төп изге урын Көнбатышка карый һәм sanctum-да Лингам сурәте бар, бу Шиваның иконасыз чагылышы. Sanctum-ның стеналары төрле сурәтләр өчен нишалары булган соңрак Чола гыйбадәтханәләреннән аермалы буларак гади. The Sanctum-га Артхамандапа аша кереп була, бу баганалар тотып торган зал. Баганалар аста турыпочмаклы форма белән орнаменталь һәм уртада сигезпочмаклы формада. Sanctum өстендә изге урын вимана дүрт катлы һәм ярым-сфера формасында. Sanctum-ны бөтен яклардан Дварапалалар саклый. Дварапалалар нигезләрендә язмалар ясалган. Шулай ук ике таштан киселгән мәгарә бар, шуларның берсендә унике чын үлчәм Вишну поты бар.
Галерея
Әһәмияте
Гыйбадәтханә комбинацияләнгән таштан киселгән һәм Дравида архитектурасы һәм Чола сәнгатенең иртә мисалы булып тора, ул Паллавалар традициясен дәвам итә. Ышану буенча гыйбадәтханә Раджендра Чола I (безнең эраның 1014-44 еллар) тарафыннан төзелгән Гангайконда Чолесварар Гыйбадәтханәсен төзүне илһамландырган (1014-44 CE). Sanctum (гарбһагриһа)ның Һинду символы Ом формасында, Омкарада дүрт каты бар. Башта гыйбадәтханә тирәли сигез өстәмә изге урын булган, шуларның алтысы әле һаман да бар. Аларның һәрберсе идентик, ярым-сферик түбә һәм алдында дүрт баганалы Мадапа белән. Sanctum өстендә Вимананың Ума, Шива, Дакшинамурти һәм Саптаматрика потлары бар. Шәхси сурәтләр урыннан алынган булганнар һәм Пудукоттиа Хөкүмәт Музеенда сакланалар. Гыйбадәтханә Чола Патшаларының иң беренче гыйбадәтханәсе, алар соңрак 300 елда UNESCO тарафыннан Дөнья Мирасы Урыннары дип игълан ителгән Бөек Яшәүче Чола Гыйбадәтханәләрен төзегәннәр. Гыйбадәтханә Виманага Дравида һәм Васара стильләрен керткән Көньяк Һиндстан гыйбадәтханәләре арасында беренчесе.
Искәрмәләр
Әдәбият
Тышкы сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Шиваизм