Алматы үзәк мәчете () — Казакъстанның Алматы шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчет. Алматы Верный исеме белән аталган чордагы (1867—1921) Татар мәчете нигезендә төзелгән Алматы шәһәренең үзәк мәчете. mecheti.azan.kz. Дини архитектура һәйкәлеАлматы мәслихәтенең 2002 елның 23 гыйнварында узган XV сессиясе карары.

Тарих

Җидесу өлкәсенең Верный (Алматының 1867—1921 еллардагы исеме) өлкә шәһәре Алма-Ата станицасы, Алма-Ата выселкасы, Татар бистәсе, Яңа шәһәр (Верный) кварталларыннан торган. 1890 елда Татар бистәсендә яшәүче татарлар шәһәрдә беренче мәчетне — Татар мәчетен төзегәнВерный - Алма-Ата. Ул. Лепсинская (ул. Фурманова). Татарская мечеть .

1930-елларда милли азчылыклар өчен клуб булып хезмәт иткән, сугыштан соң универсам төзегәндә сүтелгән Татар мәчетеТатарская мечеть (1890) урнашкан урында 1993 елда шәһәрнең үзәк мәчетенә нигез салынган. Төзелеш эшләре 1999 елда гына тәмамланган. Проектның авторлары: архитекторлар С. К. Баймагамбетов, Ж. Н. Шарапиев, К. Жарылганов; конструктор К. Р. Толебаев.

Тасвирлама Ишегалды территориясе 0,95 га тәшкил итә. Бер үк вакытта якынча 7 000 кеше намаз укый алаВладимир Проскурин. Алматы үзәк мәчете. dostoprim.almaty.kz. Мәчет бинасы — гөмбәзле, манаралы, көнчыгыштан көнбатышка сузылган туры почмаклыктан гыйбарәт. Диварлары тыштан ак мәрмәр белән тышланган. Бинаның төп гөмбәзенең биеклеге 36 метр, диаметры 20 метр. Манараның биеклеге 47 метр.

Башта мәчет гади зәңгәр гөмбәзле булган. 2006 елда төп гөмбәзне үсемлек орнаменты булган керамик плитә белән, 2010—2011 елларда алтын пластиналар белән каплаганнар.

2003 елда Казакъстан почтасы үзәк мәчет сурәте белән бәясе 50 теңге булган марка чыгарган.

2006 елның 22 декабрендә Казакъстан милли банкы үзәк мәчет сурәте белән 500 теңге көмеш акча чыгарган Мечети и соборы Казахстана. Центральная мечеть (г. Алматы). nationalbank.kz.

Галерея

Әдәбият Малиновская Е. Г. Мечеть, центральная. Китапта: Свод памятников истории и культуры города Алматы. Алматы: ТОО «Казахская энциклопедия», 2006 г., с. 288-289. Сылтамалар Достопримечательности г. Алматы. Центральная мечеть Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1999 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сөнни мәчетләре Төркем:Алматы мәчетләре