Думбыра, шулай ук думбра — татар халыкының кыллы чиртмә уен коралыМакаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.6.. Шулай да кыргызларда (комуз), казакъларда (домбыра), үзбәкләрдә (дутар), калмыкларда, удмуртларда (домро крезь), чувашларда (тăмра), башкортларда һәм башка кардәш төрки халыкларның мәдәниятендә урын алган.

Тасвирлама Татар думбырасының муены казакныкыннан гадәттә кыскарак һәм кыллар саны икәү.

Тарих Думбырага охшаш уен кораллары Себер, Урта һәм Үзәк Азия, Көнчыгыш Ауропа халыклары арасында таралган. Думбыра кебек уен коралы төрки, славян, фин-угыр этносларында мөһим урын биләп тора.

Мәҗүси чорлардан бирле думбыра халык тарафыннан яратып кулланылганМакаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.9.. Күп очракларда думбырада уйнаучы осталар әкиятчеләр булган. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында ул хан-вәзирләр сарайларындагы әкиятчеләр һәм бәет әйтүчеләре даирәсендә киң таралган уен коралы булганМакаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.10.. Шул талант ияләренең бер исеме безгә мәгълүм. Ул Сарай, Казан шәһәрләрендә иҗат иткән Хәсән КайгыМакаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.11.. Бу чорда татарларда көчле думбыра осталары мәктәбе барлыкка килүе фаразМакаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.20..

Казан ханлыгы җимерелү белән, думбыра халык осталарында гына кала. Әмма шул вакыттан рус халкында балалайка шәкелендә киң тарала башлый. Татар думбырасының соңгылары XX гасыр башында кулланыла. Бу җәһәттән безгә Вафа Бәхтияров һәм Солтан Габәшинең истәлекләре мәгълүм.Габяши С. Моя краткая (музыкальная) биография (рукопись) хранится в архиве ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова. Ф.60, оп.1.

Думбыраны тергезү

XX гасыр башында думбыра татар халкының яшәешеннән югалган диярлек. Уен коралын кайтаруга зур көч куйган шәхес - Нәкый Исәнбәт. "Татар халык табышмаклары" һәм 3-томлык "Татар халык мәкальләре" җыентыкларының кереш мәкаләләрендә ул татар халкында кулланган думбырага ифрат зур әһәмият бирә. Бу карашын татар әкиятләреннән, мәкальләреннән, табышмакларынан һәм әйтемнәреннән мисаллар китереп дәлилли.

Уен коралын татар халкына кайтаруга зур өлеш керткән икенче шәхес - М.НигъмәтҗановНигмедзянов М. Народная музыка (очерк) / / Татары Среднего Поволжья и Приуралья. - М., 1967.. XVIII-XIX йөзләрнең рус сәяхәтчеләре язмаларына нигезләнеп, фольклор белгече думбыра уен коралының татарларда киң кулланышын исбатлый. Татар думбырасын кайтару эшендә Т.Ялчыголның исемсез трактатындаМонасыпов Ш. Сызылып моң чыкканда // Казан утлары, 1977. - №2 - С .158. бирелгән сурәтләр зур урын уйнаган. Бу сурәтләр нигезендә Г.Макаров үз реконструкция вариантын булдыраМакаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.23..

Татар халык мәкальләре

«Аңлаганга чебен тавышы да саз, аңламаганга думбра тавышы да әз» «Думбырачы думбырачыны күрсә, кылы өзелә, ди» «Туйда думбырага думбыра белән, тукмакка тукмак белән кайтаралар» «Думбыра туй төшкән өйгә килешер» «Ни думбыра белмәгән, Ни сызгыра белмәгән» «Кызыңны үз иркенә куйсаң, думбрачыга барыр» «Туй үткәч, думбыра какмыйлар»Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Өч томда. - 1 т . - Казан, 1959.

Чыганаклар

Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Өч томда. - 1 т . - Казан, 1959.

Исәнбәт Н. Татар халык табышмаклары. - Казан, 1970. Макаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. Монасыпов Ш. Сызылып моң чыкканда // Казан утлары, 1977. - №2. Нигмедзянов М. Народная музыка (очерк) / / Татары Среднего Поволжья и Приуралья. - М., 1967.

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Саз Кылкубыз Хәсән Кайгы Г.М.Макаров казакъ думбырасы

Төркем:Кыллы кораллар Төркем:Музыка кораллары Төркем:Татар музыка кораллары Төркем:Башкорт музыка кораллары Төркем:Чиртмә кыллы музыка кораллары