Әл-Фатих мәчете () — Бәһрәйн башкаласы Манама шәһәрендә урнашкан мәчет — илдә ислам дине һәм мөселман мәдәниятенең символы. Иң зур мәчетләрнең берсе (берьюлы 7 мең кешене сыйдыра ала). Бәһрәйннең танылган туристлык үзәге (җомга һәм дини бәйрәм көннәреннән башка көннәрендә керү ирекле).
Тарих
Мәчет 1987 елда Бәһрәйн әмире Гайсә ибн Сәлмән Әл-Хәлифә тарафыннан планлаштырылган һәм 1988 елда төзелеп беткән. Мәчет — хәзерге заман ислам архитектурасының матур үрнәге.
Бәһрәйннең идарә итүче династиясенә нигез салучы, беренче хәким (1783—1796) (Әхмәд Яулап алучы) хөрмәтенә мәчеткә «Әл-Фатих» исеме бирелгән.
Архитектурасы Мәчетнең төп гөмбәзе ясалган һәм 60 тоннадан артык авырлыкта. Әл-Фатих мәчете комплексына җәмәгатьчелек өчен 2006 елда ачылган яңа Милли китапханә керә.
Галерея
Сылтамалар Ahmed Alfateh Islamic Center آل محمود: تجمع الفاتح الدرع الأول للبحرين ومنع سيل الدم باك مشين . alwatannews.net Ahmed Alfateh Islamic Center в 2020 Al Fateh Grand Mosque Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Бәһрәйн мәчетләре Төркем:Сөнни мәчетләре