Иске Теләкәй — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) Координатлары:55° төньяк киңлеге ,53° Көнчыгыш долгатасы. Халык: 2011 нче елда 428 кеше тәшкил итә. 100% татарлар. Актаныштан 12 км ераклыкта урнашкан. Теләкәй белән Иске Җияш авыллары үзара якын авыллар, алар беро "Таң" хуҗалыгына карыйлар. Һәм алар арасыннан Шәбез елгасы ага. Елганың озынлыгы 29 километр. Географиясе Иске Теләкәй Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 297 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 15 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих Авыл 1724 нче елда төзелгән. Башта анда татарлар,башкортлар һәм типтәрләр яшәгән. Башта анда башкортлар җирлеге дип санаганнар,тик аннан соң ул Шәрип авылы белән кушылып, Иске Җияш белән беррәттән татар авылы дип санала башлый. Авыл Гәрәй ханы хакимлек иткәндә төзелә һәм Иске Теләкәй атамасы да Гәрәй ханның туганы исеменә багышлана. Бүгенге көнгә кадәр исеме үзгәрми.
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 324 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 99,69%, башка халыклар — 0,31%.
Социаль инфаструктура
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Авылда мәктәп, музей,китапханә һәм мәчет бар. Мәктәптә 2021 нче елда 37 укучы белем ала. Китапханә яңа китапларо белән тулылана. Музей Актаныш яклары турында. Ә мәчеткә кемнең теләге бар шул йөри ала. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.