Сэр Джон Бойд Орр (; 23 сентябрь 1880 ел — 25 июнь 1971 ел) — лорд, инглиз педагогы, табиб, җәмәгать эшлеклесе, 1949 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Бойд Орр азык-төлек, азык-төлек куркынычсызлыгы, ачлык, туенмау, сугышлар чорында халыкның туклануы проблемнарын тикшерүче була. Ул «Сугыш вакытында халыкның туклануы» дигән китапның (1940) иптәш-авторы, Глазго университеты ректоры, БМО Азык-төлек программасы җитәкчесе.

Тынычлык өчен Нобель премиясе аңа «Аның кешелекне хаҗәттән коткару эшендә генә түгел, ә сыйныфлар, милләтләр һәм расалар арасында тыныч кооперация нигезләрен төзү буенча да казанышларын танып, рәхмәт йөзеннән» бирелә.

Фактлар Бойд Орр Беренче бөтендөнья сугышында, аерым алганда, Сомм янында һәм Ипр янында бәрелешләрдә катнаша. Хәзерге вакытта да Бөекбритания һәм АКШ укучыларының рационына сөт кертелә. Бу Джон Бойд Оррның идеясе була.

Сылтамалар Шәхесләр сайтында

Төркем:Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Лордлар Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Медиклар