thumb|right|230px
Әбү әл-Касыйм Мөхәммәд бине Габдулла бине Габделмоталлиб () 570 елның 20 апрелендә Мәккә шәһәрендә туа – 632 елның 8 июнендә Мәдинә шәһәрендә вафат була) – мөселманнар ышануы буенча, Аллаһның барлыгына һәм берлегенә, ягъни тәүхидкә өндәгән, кешелек дөньясының иң шәрәфле заты, Аллаһның соңгы (ахырзаман) пәйгамбәреБикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын) / Сөнгатулла Бикбулат. - Казан: Хузур, 1436/2014. - 3 б.Шейх Мухаммад Садык Мухаммад Юсуф Хадисы и жизнь: Пророк, явившийся миру милостью / Мухаммад Садык. - 19 том. - Москва: Хилал, 2011 г. - С. 16-46.. Шулай ук оста сәясәтче, оратор, гарәп кабиләләрен ислам байрагы астында туплаучыБикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын) / Сөнгатулла Бикбулат. - Казан: Хузур, 1436/2014. - 443 б.. Мөселманнар тарафыннан Мөхәммәднең Адәм, Нух, Ибраһим, Муса, Гайсә һәм башка пәйгамбәрләрнең үзгәртелгән монотеистик диннәрен яңартучы һәм тәмамлаучы булганына инанылырШейх Мухаммад Садык Мухаммад Юсуф Хадисы и жизнь: Пророк, явившийся миру милостью. - С. 16-17.. Мөселман динендә булмаганнар Мөхәммәд пәйгамбәрне ислам диненә нигез салучы буларак кабул итәләрБольшая Советская Энциклопедия / Мухаммед (основатель ислама). - [Электрон чыганак]. - http://bse.sci-lib.com/article079259.html.
Ислам тәгълиматы буенча, Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһтан вәхи юлы аша Көръән китабы иңгән. Көръән китабы һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре, эшләгән гамәлләре (хәдисләр) ислам дине кануннарының, фикһның нигезе булып тора'Абд аль-Хамид Махмуд Тахмаз Ханафитский фикх в новом обличье (Книга первая: Религиозные обязанности Очищение (тахарат) / Махмуд Тахмаз 'Абд аль-Хамид. - Перевод с арабского А.Нирша. - Нижний Новгород: Растр-НН, 2004. - С.3. Мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәр исемен әйткәннән яки язганнан соң аңа салават («Саллә-ллаһу галәйһи үә сәлләм» () дип әйтәләр.
Кыскача хронология 571 елның апреле — Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккә шәһәрендә туа. 595 ел — Хәдичә бинт Хөвәйлидкә өйләнә. 610 ел - Мөхәммәд пәйгамбәрлек вазифасын ала. Беренче Көръән аятьләре иңә. Яшерен рәвештә исламга чакыру башлана. 613 ел — Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккә халкын һәм хаҗга килүче гарәпләрне ачыктан исламга өнди башлый. 615 ел — Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер өлеш тарафдарлары потка табынучыларның эзәрлекләүләреннән Хәбәшстанга күчәләр (үзе Әбү Талиб яклавы астында кала). 619 ел — Хәдичә бинт Хөвәйлид һәм Әбү Талиб вафат булалар. Кайгы елы. 622 ел — Мәдинәгә күчә, Һиҗрәт. 623 ел — Мөселманнарга сугыш кылу рөхсәт ителә. 624 ел — Мөселманнар Бәдер янындагы Мәккәлеләр гаскәрен тар-мар итәләр. Бәдер сугышы. 625 ел — Мөселманнар Өхед тавы янында сугышта Мәккәлеләргә өлешчә җиңеләләр. Өхед сугышы. 626 ел — Мөселманнарга Мәккәлеләр, берничә гарәп кабиләләре һәм Мәдинә яһүдиләренең уңышсыз һөҗүме. Хәндәк сугышы. 628 ел — Хөдәйбиядә тынычлык турында килешү. Хөдәйбия килешүе. 629 ел — Мөхәммәд пәйгамбәр белән мөселманнар имин рәвештә гөмрә хаҗын кылалар. 630 ел — Мәккә шәһәре Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан алына, Кәгъбәдә булган сыннар җимерелә. 632 ел — Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәгә соңгы хаҗы һәм Аерылу хөтбәсе, 8 июнь — Мөхәммәд пәйгамбәрнең вафат булуы.
Исеме мини|Каллиграфик һәм гади язуда Мөхәммәд пәйгамбәр исеме Мөхәммәд исеме гарәп теленнән «мактауга лаеклы» дигәнне аңлата. Бу исем гарәпләр арасында киң таралмаган була. Ислам риваятьләре буенча, Мөхәммәд пәйгамбәрнең әнисе Әминә балага узгач, бер төш күрә. Анда аңа туачак улына "Мөхәммәд" исеме бирелергә тиешлеген хәбәр итәләрИбн Хишам Жизнеописание пророка Мухаммада (Рассказанное со слов аль-Баккан, со слов Ибн Исхака аль-Мутталиба (первая половина VIII века)/ Ибн Хишам. - Перевод с арабского Н.А. Гайнуллина. - Москва: UMMAH, 2003. - С. 58-59.. Мөхәммәд пәйгамбәрнең башка исемнәре дә бар: Әхмәд, Мәхмүд, Мостафа. Аллаһ Коръәндә аңа исеме белән 4 тапкыр эндәшә, шул ук вакытта аны Нәби, Рәсүл, Габд, Бәшир, Нәзир, Мөнәззир, Шаһит, Дәгый кебек исемнәр белән дә атый. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тагын бер исеме "Хәбибулла" - Аллаһның яраткан колыШейх Мухаммад Садык Мухаммад Юсуф Хадисы и жизнь: Пророк, явившийся миру милостью / Мухаммад Садык. - 19 том. - Москва: Хилал, 2011 г. - С. 16-46.
Нәселе Мөхәммәд галәйһиссәләм Гарәп ярымутравында иң көчле булган Кораеш кабиләсенең хөрмәтле һәм затлы нәселләреннән була. Ислам тарихчылары аның нәселен егерме бер буынга кадәр, Гаднәнгә хәтле, төгәл ачыклаганнар. Кайбер тарихчылар исә Мөхәммәд пәйгамбәр бабаларын Адәм галәйһиссәләмгә хәтле җиткергәннәр. Әмма барсы да нәсәп-шәрифнең Исмәгыйль пәйгамбәргә барып тоташуында бердәм фикердә торалар. Шулай итеп Мөхәммәд галәйһиссәләмнең әтисе Габдулла бине Габделмоталлиб бине Һашим бине Габдеманнаф бине Кусай бине Киләб бине Мурра бине Кагъб бине Лүәй бине Галиб бине Фиһр бине Мәлик бине ән-Надр бине Кинәнә бине Хозәймә бине Мудрикә бине Ильяс бине Модар бине Низар бине Мәгадд бине ГаднәнБикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын). - 67 б..
Гаднәннән соң дәвам иткән буыннар хакында ислам галимнәре төрле карашта тора. Беренче ислам тарихчыларыннан булган Ибн Һишам Гаднәннән соң булган Мөхәммәд пәйгамбәр нәселенең болай дәвам иткән вариантын күрсәтә: Гаднән бине Әдәд бине Мокаввим бине Нәхур бине Сәйрах бине Йәгрүб бине Йәшҗуб бине Нәбит бине Исмәгыйль бине Ибраһим бине Тарих бине Нәхур бине Саруг бине Шалих бине Ирфәхшәд бине Сәм бине Нух бине Ләмк бине Мүтәвәшлих бине Әхнух (бу Идрис пәйгамбәр) бине Йәрд бине Мөһлил бине Кайнан бине Йәниш бине Шис бине Адәм.Ибн Хишам Жизнеописание пророка Мухаммада (Рассказанное со слов аль-Баккан, со слов Ибн Исхака аль-Мутталиба (первая половина VIII века). - С. 12-14.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең әнисе Әминә шулай ук затлы нәселдән, Мәдинә шәһәрендәге Ибне Зуһра кабиләсе башлыкларыннан булган Вәһб бине Габдүманнаф бине Зуһра бине Киләб бине Мурра кызы идеБикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын). - 67-68 б..
Гарәбстан һәм Мәккә Мөхәммәд пәйгамбәрлегенә кадәр Дин Аллаһка ышанулары булса да, корәеш һәм башка гарәп кабиләләренең күбесендә потларга табыну таралган була. Коръәндә мөшрикләрнең потлар аркылы Аллаһка якынаерга теләүләре сурәтләнә: "Аллаһудан башка сынымнарны дус тоткан мөшрикләр: "Без аларга гыйбадәт кылмыйбыз, мәгәр безне Аллаһуга якын кылсыннар өчен генә аларга гыйбадәт кылабыз", - дип әйтәләр."Коръән, 3үмәра (Халык Төркеме) сүрәсе (39), 3 аять, Ногмани тәфсире Гарәпләрнең мәҗүсилек диннәре хәмер эчү, зина кылу, хаксызга кеше үтерү, яңа туган кызларны тереләй күмү һәм башка кыргый йолаларны тыймый торган булган. Ислам тарихы буенча, гарәпләр (Ибраһим улы Исмәгыйль нәселе) башта мөвәххид (монотеист) булалар, дөньяда беренче мәчетне, Кәгъбәне төзиләр. Соңрак исә башка халыклардан потларга табынуны алып киләләр. Шул ук вакытта алар Кәгъбәне олылаудан туктамыйлар. Риваятьләр буенча, Гамр бине Лүхәййә дигән зат, Шам җирләренә барып, Нух пәйгамбәр нәселеннән булган әмәликләрдән Хубал исемле потны Мәккәгә алып кайта һәм кешеләргә аңа тыбынырга куша. Икенче бер риваятьтә болай диелә: Исмәгыйль пәйгамбәрнең кайбер балалары тормышның авырлыгына чыдый алмыйча Мәккә шәһәреннән аерылганнар. Кәгъбәне истән чыгармас өчен, үзләре белән әлеге бинага ошаган ташлар да алганнр. Тукталган җирләрендә алар тирәли әйләнгәннәр. Соңрак әлеге ташлар потлар, ягъни гыйбадәт кылу объектлары булып киткән. Бераз ваткан колы.акыттан соң күпчелек гарәпләрдә потка табыну ныклап тамыр җәйгән. Һәрберсенең өендә сыннар, изге саналган ташлар барлыкка килгән. Әгәр гарәпләрнең берәрсе сәфәргә китсә, соңгы гамәле булып әлеге потка кагылу тиешле саналган. Сәфәрдән кайтканда да беренче эше булып өйдәге потны олылау, аңа табыну тиеш булган. Мөхәммәд пәйгамбәр заманында гарәпләрнең Кәгъбәдән тыш башка изге җирләре дә барлыкка килгән. Бу җирләрдә потларга гыйбадәт кылу биналары, аларны махсус караучылар да булган. Мәккә һәм аның тирәсендә яшәгән Көрәеш һәм Кинәнә гарәпләренең иң мәшһүр потларыннан әл-Гоззә, Ясрибтә (Мәдинәдә) Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләренең Манат, Дүмәте-л Җәндәл исемле урында урнашкан Кәлб кабиләсенең поты Вәддә, Һузәйл кабиләсенең поты Сүвәгъ, Йәмәндә Мәзхәҗ кабиләсе поты Ягусь һәм башка потлары булган. Мөхәммәд Пәйгамбәр Мәккә шәһәрен алганнан соң Кәгъбәдәге өч йөз алтмыш һәм, гомумән, Гарәп ярымутравындагы барлык мәшһүр потларны җимерттергәнИбн Хишам Жизнеописание пророка Мухаммада (Рассказанное со слов аль-Баккан, со слов Ибн Исхака аль-Мутталиба (первая половина VIII века). - С. 35-37.. Сүрия һәм Фәлестин җирләрендә яшәгән Гассән гарәпләренең шактые исә, Көнчыгыш Рум имприясе йогынтысы астында насара динендә булганлыклары мәгълүм. Шулай ук гарәпләрнең бик азы Ибраһим һәм Исмәгыйль пәйгамбәрләрдән калган динне тотучы мүәххидләр булганБикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын). - 13-20 б...
Мәдәният үзенчәлекләре Мөхәммәд Пәйгамбәр дөньяга килгән заманда Гарәбстанның уртасында яшәгән гарәпләрдә оешкан дәүләтчелек һәм мәдәният бик түбән дәрәҗәдә булган. Әмма ярымутрауның читләрендә хөкүмәт төзегән Йәмән, Гассан, Ләхм һәм Киндә гарәпләре исә үз заманында мәдәниятта шактый ук алга киткән халыклардан саналганнар. Йәмән гарәпләре бер-бер артлы өч бөек дәүләт оештырганнары мәгълүм: Мәгыйн (б.э.к. XIV г.), Сәбә (б.э.к. IX г.), Химьяр (б.э.к. II г. - б.э. VI г.). Мәгыйн дәүләте хакында мәгълүмат аз. Сәбә падишаһларыннан Бәлкыйс Тәүратта һәм, исеме аталмыйча, Коръәни Кәримдә искә алына. Химьяр дәүләте падишаһларының иң мәшһүре, шулай ук Коръндә искә алынган, Ифрикс Зөлкарнәйн. Химьяр дәүләте IV г. ахырларында хәбәшәлеләр тарафыннан яулап алына. Әбраха исемле кеше идарә иткән чорда мәшһүр "Фил вакыйгасы" булганы мәгълүм. Нәкъ шушы чорда, ягъни Фил елында, Мөхәммәд пәйгамбәр дә дөньяга килә. "Фил вакыйгасы" Көръндә "Фил" сүрәсендә искә алына. Соңыннан Химьяр дәүләтенең Сәйф бине Зи Йәзән исемле бер рәисе, фарсылар ярдәме белән Йәмәнне кире кайтаруга ирешә. Мөхәммәднең пәйгамбәрлек чоры вакытында исә Иран мәмләкәте Йәмәнгә Бәзан исемле үз идарәчесен куеп, бу җирләрне үз вилаятенә керткән булганнар. Йәмәндә Мәэраб, Санга кебек төрле биналар һәм сарайлар белән тулган зур шәһәрләр булган. Бу җирләрдә елга булмаганлыктан, кешеләр бик күп буа-диварлар төзегән, яңгыр суларын бер җиргә җыйган. Йәмәнлеләрнең үз алфавитлары, патшалар төшкән акчалары булуы мәгълүм. Югарыда искә алынганнардан кала, гарәпләрдә Бусрадагы башкаласы белән Гассан дәүләте (б.э. VII г. кадәр), Хира дәүләте (б.э. III-VI гг.) ярымхөкүмәтле Киндә дәүләте (б.э. VII г. кадәр)булганы билгелеБикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын). - 42-51 б..
Исламга кадәрге гарәпләрдә оста теллелек, кунакчыллык һәм биргән сүзгә тугърылык сыйфатларына зур урын бирелгән. Примитив гадәтләрдән түбәндәгеләрне атарга мөмкин: кан үче, яңа туган кызларны тереләй күмү, шулай ук, ачлыктан курку сәбәпле, яңа туган яшь балаларны күмү.
Икътисад Мөхәммәд галәйһиссәләм яшәгән Мәккә Гарәбстанның сәүдә һәм икътисади үзәге булып торган. Шәһәр Йәмәннән Сүриягә һәм Хәбәшстаннан Гыйракка илтүче юллар кисешүендә урнашкан була. Акча берәмлеге булып динар хезмәт иткән. Динар шулай ук Коръәндә дә искә алына, динар 24 карат яки 4,25 грамм авырлыклы алтын тәңкә була. Климат Мәккә уңдырышсыз тау-ташлар арасында урнашкан була, анда җир эшкәртүчелек мөмкин булмый. Җир эшкәртүчелек оазисларда гына таралган була. Шундый оазисларның берсендә Ясриб (Мәдинә) урнашкан.
Мөхәммәд галәйһиссәләм тормыш юлы
Мөхәммәд галәйһиссәләм гаиләсе
Мөхәммәд галәйһиссәләм гарәпләр арасында югары урын алып торган "Корәеш" кабиләсеннән була. Ул Хашим ыруына караган. Ыру Мөхәммәд галәйһиссәләм бабасының әтисе - Хашим исеме белән аталган. Хашимнең исән чагында хаҗиларны тукландыруга һәм зәмзәм коена хокукы була. Ул бай була. Аңа «Хашим» кушаматын (чын исеме - Гамр) хаҗиларга ипине кисәкләргә бүлеп таратканга бирәләр. Хашим үлеменнән соң, хаҗиларны тукландыру һәм эчерү хокукы аның туганы әл-Мотталибка күчә. Әл-Мотталибка корәешләр әл-Файда — «юмартлыкның үзе» кушаматын бирәләр. Хашимның Шүгәйб (Габд әл-Мотталиб) исемле улы була. Аны бик хөрмәт иткәннәр.