Вакыйгалар 12 март — Австралиянең башкаласы Канберра була. 18 октябрь — Уфада «Тормыш» гәзитенең беренче саны чыга. 22 октябрь — Питербурда «Ил» гәҗите чыга башлый. 5 ноябрь — Бөекбритания белән Франция Госман империясенә сугыш игълан итә.
Туулар
5 гыйнвар — Петр Кирпичников, КХТИ ректоры. 14 гыйнвар — Василий Халёв, Советлар Берлеге Каһарманы, танкист. 17 гыйнвар — Касыйм Ситдыйков, Советлар Берлеге Каһарманы, капитан (пехота). 20 гыйнвар — Рокыя Ибраһимова, баянчы. 26 гыйнвар — Әминә Бикчәнтәева, татар шагыйрәсе, балалар язучысы. 23 февраль — Нәгыймә Балтачиева, балет артисты, мөгаллимә (Петербург). 7 март — Шаһиморат Зәйни, драматург. 20 март — Александр Беннигсен, францияле шәркыятьче һәм советолог. 28 апрель — Мин Шабай, татар язучысы. 5 май — Иосиф Григулевич, совет разведчигы, караим. 15 июль — Сөббух Рәфыйков, татар шагыйре, язучы. 23 июль — Мәсгуть Латыйпов, композитор. 1 август — Михаил Симонов, очучы, Советлар Берлеге каһарманы. 4 сентябрь — Кэндзо Тангэ, япон архитекторы, Притцкер премиясе лауреаты. 12 сентябрь — Хәерниса Сафина, язучы. 14 сентябрь — Максим Дмитриев, Советлар Берлеге каһарманы, танкчы. 23 сентябрь — Нияз Даутов, татар опера җырчысы. 4 октябрь — Әнвәр Бикчәнтәев, совет язучысы. 28 ноябрь — Абдрахман Кумысников, балет артисты, балетмейстер, педагог. 3 декабрь — Гайшә Рахманкулова, беренче татар хатын-кыз профессиональ рәссам. 27 декабрь — Шиһап Нигъмәти, татар журналисты, публицист, «Азатлык» радиосы журналисты, мөдире. Исмәгыйль Шәфиев (1913-1943), татар шагыйре, лейтенант-танкист.
Вафатлар
15 апрель — Габдулла Тукай, бөек татар шагыйре. 26 май — Габор Ба́линт (Bálint Gábor), төрки телләр белгече, татар фольклоры әсәрләрен җыючы һәм нәшер итүче маҗар. 7 август — Әкрам Галимов, татар язучысы, шул ук вакытта казакъ шагыйре санала. 10 август — Йоханнес Линнанкоски, фин язучысы. 18 сентябрь — Хөсәен Туктаргазый, XX гасыр башы кырымтатар шагыйре. Ибраһим Башмаков, татар шагыйре.
Төркем:1913 ел Төркем:Еллар