Флюра Килдиярова, Флюра Әхмәтша кызы Килдиярова (, 1952 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Илчегол) ― җырчы (сопрано), педагог. БАССР (1989) һәм Россиянең (2002) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1985).

Тәрҗемәи хәле 1952 елның 15 гыйнваренда БАССР Учалы районы Илчегол авылында туган. Уфада сәнгать институтын (Р. Мусина классы) тәмамлый (1981). Уфада опера-балет театрында (1981―1989), филармониядә (1989 елдан) солист булып эшли. Уфа сәнгать академиясендә укыта (1992―1997, 2000 елдан).

Иҗаты

Сирәк очрый торган матур һәм бай тембрлы сопрано тавышка ия җырчы. Зур башкару осталыгына, сәхнә темпераментына, артистлыкка ия. Мәскәүдә Зур театр сәхнәсендә, Кремль сараенда, Будапештта Вигадо концертлар залында (Маҗарстан) җырлый. «Башкирия — Һалле» (ГДР, 1979) «дуслык атнасы»нда, «БАССР (БР) әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә - Якутия (1978), Татарстан (1989, 2012Татарстанда БР мәдәнияте көннәре), Чуашстан (1981); ГДР (1984, 1986), Екатеринбург (1989), Петербург (2001), Мәскәү (2007), Ырынбур (2007) шәһәрләрендә, «Россия сәнгате көннәре»ндә ― (Бакы (Азәрбайҗан, 2000), Баден (Австрия, 2005) катнаша. Россия шәһәрләрендә һәм 17 чит илдә гастрольдә була. Яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика конкурсы (1974), Ленинградта халык җырларын башкаручыларның бөтенроссия конкурсында (1979) катнашып, лауреат исемен ала.

Төп партияләре Әминә («Салават Юлаев» З. Исмәгыйлев; дебют, 1981), Марфа («Патша кәләше» Н. А. Римский-Корсаков) Акчәчкә (беренче башкаручы) («Акмулла») Сарычәч («Урал илчеләре» З. Исмәгыйлев) Хатын-кыз («Кара сулар» С. Ә. Низаметдинов, 1989), солист («Буранбай», 1989) «Чыңрау торна» (2003, Нур Даутов)

Репертуар Чит ил (И. С. Бах, Дж. Верди, В.мА. Моцарт, Ф. Шуберт), рус (С. В. Рахманинов, П. И. Чайковский), башкорт (Х. Ф. Әхмәтов, З. Г. Исмәгыйлев, Ш. З. Колбарисов, Р. А. Мортазин, Р. В. Сәлмәнов, Р. Х. Сәхәветдинова), татар (М. А. Мозаффаров, Р. М. Яхин) композиторларының вокал әсәрләре, дөнья халыклары һәм башкорт халык («Хан кызы», «Ашкадар», «Баяс», «Гыйльмияза», «Турат чагылы», «Урал», «Эскадрон», «Ирәндек») җырлары, озын көйләр. Уфа-гид сайтында

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1985 ― Салават Юлаев премиясе 1989 ― БАССР халык артисты 1995 ― РФ атказанган артисты 2002 ― РФ халык артисты (2002) 2022 ― Салават Юлаев ордены Башкирская певица Флюра Кильдиярова на своем бенефисе награждена орденом Салавата Юлаева. ИА Башинформ, 16.01.2022

Әдәбият Ф. Килдиярова. Халкым җыры (Песни моего народа). Уфа, 1995. Ф. Килдиярова. «Урал ынйыһы». Уфа, 2006.

Сылтамалар Уфа опера-балет театры сайты Гаилә фотолары Башкортстан (белешмәлек)

Искәрмәләр

Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:Русиянең халык артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Җырчылар Төркем:Артистлар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Башкорт опера һәм балет театры җырчылары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары